Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Эшмәкәрлеккә – йөз белән

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт эшмәкәрлек үсешенә ышанычлы гарантия бирә. Илдәге кризиска карамастан, республикада эшмәкәрлекне яклау буенча төрле чаралар үткәрелә. Рөстәм Нургали улы эшмәкәрләр белән даими очрашулар үткәреп кенә калмый, ә муниципаль берәмлек җитәкчеләре алдына кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү бурычын да куя. Күптән түгел Чаллыга...

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт эшмәкәрлек үсешенә ышанычлы гарантия бирә. Илдәге кризиска карамастан, республикада эшмәкәрлекне яклау буенча төрле чаралар үткәрелә. Рөстәм Нургали улы эшмәкәрләр белән даими очрашулар үткәреп кенә калмый, ә муниципаль берәмлек җитәкчеләре алдына кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү бурычын да куя. Күптән түгел Чаллыга визиты кысаларында ул "Мастер" Кама индустриаль паркында булды. "Максат" җитештерү-коммерция компаниясе, "ТатПром Холдинг", "Хитон-Пласт" һәм "Лидер КАМА" предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышты. Әлеге предприятиеләр "Мастер"ның бишенче мәйданчыгында урнашкан. Ул күптән түгел Россия Икътисади үсеш министрлыгы биргән 200 миллион сум грант акчасына төзекләндерелгән иде.

"Максат" җитештерү-коммерция компаниясе кою-чүкү, пресслау, штамплау һәм профильләү, шулай ук порошок металлургиясе алымы белән эшләнмәләр җитештерә. "Лидер КАМА" стандарт булмаган металл корылмаларны проектлый һәм әзерли. "ТатПром Холдинг" нефть һәм газ скважиналары өчен фильтрлар ясый. "Хитон-Пласт" "КАМАЗ" автомобильләре өчен пластмассадан запас частьләр, халыкка кирәкле товарлар җитештерә.

"Мастер"ның генераль директоры М.Стеблов әйтүенчә, 2017 елга паркның мәйданы хәзерге 643 мең квадрат метр урынына 1 миллион квадрат метрдан артырга мөмкин. Рөстәм Нургали улы Россия Федерациясенең эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган Дәүләт Советы эшендә дә катнашты.

Чаллыда да кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла. Башкарма комитет, Яр Чаллы һәм "Кама аръягы" төбәгенең сәүдә-сәнәгать палатасы, Кама индустрия паркы, "Яр Чаллы бизнес инкубаторы", "ЭСПО-Кама" күргәзмәләр үзәге һәм башка оешмалар кулга-кул тотынып эшли. Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев та Чаллыда эшмәкәрлекне үстерү, җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итүне өстенлекле бурыч итеп куйды. Шәһәребездә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән төрле чаралар үткәрелә. Башкарма комитет җитәкчесе ярдәме белән җирле товар җитештерүчеләр өчен "ЭКСПО-КАМА"да бушлай күргәзмәләр оештырыла, "Чаллыныкын сатып ал!" акциясе бара. Моннан тыш, Наил Гамбәр улы атна саен шәхси эшмәкәрләрне сәүдә-сәнәгать палатасында үзе кабул итә. Ул муниципаль учреждениеләрне Чаллыда җитештерелгән мебель һәм техника белән җиһазлау бурычын куйды.

Бу көннәрдә "ЭКСПО-КАМА"да "Дача.Бакча" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Биредә бакча кирәк-яраклары зур урын алган. Наил Гамбәрович "КамТЭКС" фирмасы җитештергән урам яктырткычлары белән кызыксынды. "Горсвет" предприятиесе җитәкчесенә әлеге фирма җитәкчесе белән очрашырга кушты. "Иң мөһиме - сыйфат һәм бәя", - диде Наил Мәһдиев.

Моңа кадәр шәһәр җитәкчесе металлургия заводы төзелеше белән танышты. "ТЭМПО" Россиянең моношәһәрләргә ярдәм программасы кысаларында сафка басачак. "Бу программа "Мастер" Кама индустриаль паркы үсеше белән бәйле. Парк үзен аклады, бүгенге көндә биредә 5 меңнән артык кеше эшли. Бүген анда, 600 мең квадрат метрдан артык мәйданда, төрле товар җитештерелә. Тагын 500 мең квадрат метр мәйданны файдалануга тапшыру планлаштырыла", - диде Наил Гамбәр улы.

"ТЭМПО"га моннан өч ел элек нигез салынды. Ул файдалануга тапшырылса, төзелеш арматурасы җитештерелә башлый. Шуның өстенә, Чаллыда 1500гә якын өстәмә эш урыны була. Бүгенге көндә биредә төзелеш эшләре тулы көченә бара.

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев