Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ашыгу гаепле

Апрельнең беренче ун көнендә Чаллыда матди зыян килгән - 15, кеше сәламәтлегенә зыян килгән 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 4 апрель көнне Мәскәү - Уфа юлының 1068нче километрында зур тизлектә барган «DAEWOO NEXIA» машинасы идарә итүне югалтып юл кырыена төшеп әйләнә. Татарстан поселогында яшәүче 22 яшьлек йөртүче ир-егет авария урынын ташлап...

Апрельнең беренче ун көнендә Чаллыда матди зыян килгән - 15, кеше сәламәтлегенә зыян килгән 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

4 апрель көнне Мәскәү - Уфа юлының 1068нче километрында зур тизлектә барган «DAEWOO NEXIA» машинасы идарә итүне югалтып юл кырыена төшеп әйләнә. Татарстан поселогында яшәүче 22 яшьлек йөртүче ир-егет авария урынын ташлап качып китә, умартка баганасы, башы һәм битләре җәрәхәтләнгән пассажиры, шулай ук Татарстан поселогында яшәүче 23 яшьлек ир-егет, ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла.
7 апрельдә кичке сәгать 7 тулгач Яр Чаллы - Түбән Кама юлында шулай ук зур тизлектә хәрәкәт иткән «Тайота Ленд Крузер» идарә итүне югалтып электр баганасына бәрелә. Нәтиҗәдә йөртүче сәламәтлегенә шактый каты зыян ала: кабыргалары, аягы сына, баш мие җәрәхәтләнә.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре тизлек режимын сакламауның аяныч хәлләргә китерүен машина йөртүчеләргә тагын бер кат искәртәләр. Юл һәлакәтләрен кисәтү максатында инспекторлар атна саен рейдлар үткәрәләр. 9 апрельдә узган шундый чарада тизлек арттырган 28 кешене туктатып, кагыйдә бозу турында беркетмә яздылар. Шулай ук куркынычсызлык каешын такмауның - 19, баланы махсус утыргычта алып бармауның - 4, номерлар укылмауның - 16, штрафын срогында түләмәүнең 3 очрагын һәм кагыйдә үтәмәүнең башка төрләрен теркәделәр.
"Якты юл"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев