13 декабрь 2021 яңалыклары
-
Бәйрәмнәр имин үтсен берүк!
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар уңаеннан оештырылачак чаралар хакында чыгыш ясады.
-
Пассажирлар кимегән
Узган атнада җәмәгать транспортыннан көненә 69 мең пассажир файдаланган. Куар-код режимы кертелгәнче бу сан 85 мең булган.
-
Кардан чистартырга әзерләр
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, бүгенге көндә 100 хезмәткәр һәм идарә итү компанияләре урамнарны, ишегалларын тәртиптә тота.
-
Шәһәрдә вакцинация дәвам итә
Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә, гадәттәгечә, беренче булып Роспотребнадзорның Чаллы идарәсе башлыгы Илгизәр Бариев чыгыш ясады.
-
Наил Мәһдиев 48/20 йортын торгызу барышын тикшерде
Бүген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев 48/20 йортының ремонт барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә барлык төзелеш конструкцияләре торгызылган яки алыштырылган. Шулай ук йортта җылылык бирелгән, бизәкләү эшләре тулы куәттә бара. Тышкы яктан агымдагы елның 25 октябрендә булган фаҗига турында берни дә искә төшерми.