14 март 2016 яңалыклары
-
Чаллы 14 нче урында
Татарстанның икътисад министрлыгы 2016 елда муниципаль берәмлекләр арасында барган бәйгенең нәтиҗәләрен бәян итте. Безнең шәһәр, узган елгы бер позициясен югалтып, 14 нче урында калды. Быел да Казан беренче урында бара.
-
“Дуслык”та – яңа фатир
Мәләкәс аръягында "Дуслык" торак комплексы өлгер темплар белән төзелә. 3 март көнне беренче йорт (20/01) файдалануга тапшырылды. Шулай итеп, 216 гаилә өр-яңа фатирлы булды.
-
КАМАЗ тотрыклы үсештә
2015 елда КАМАЗ барлыгы 29 704 йөк автомобиле сатты. Шуларның 23,1 меңе - Россия базарына, 6,6 меңе экспортка җибәрелде. Узган елда гомуми табыш суммасы якынча 96,3 млрд сум тәшкил итте. Бу 2014 елга караганда, 12 процентка кимрәк.
-
Чаллы салымны саллы итеп түли
2015 елда шәһәребез Татарстан һәм Россия бюджетларына барлыгы 25 млрд сум күләмендә салым түләүләре күчерде. Республиканың салым җыемнарында Чаллының өлеше 11 процент тәшкил итте. - Чаллы - бурычка яшәүче шәһәр түгел. Бездә салымнар яхшы җыела. Гомумән, Чаллы дотациягә яши, дигән сүзләрнең нигезе юк. Республикадан яки федераль бюджеттан килә торган финанс...
-
Киосклардан чистарына башладык
Шәһәр башкарма комитеты законсыз рәвештә төзелгән сәүдә ларекларын алып куяр өчен ике атна вакыт бирде. Бу таләп үтәлмәгән очракта, катгыйрак чаралар күреләчәк, дип искәртә җитәкчелек. Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә шундый 88 сәүдә ноктасы урыныннан алынырга тиеш. Иң беренче чиратта, "фанфуриклар" сату белән шөгыльләнүче киосклар сүтеп алыначак. Бу юнәлештә эш инде...