Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киосклардан чистарына башладык

Шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты за­кон­сыз рә­веш­тә тө­зел­гән сә­ү­дә ла­рек­ла­рын алып ку­яр өчен ике ат­на ва­кыт бир­де. Бу та­ләп үтәл­мә­гән оч­рак­та, кат­гый­рак ча­ра­лар кү­ре­лә­чәк, дип ис­кәр­тә җи­тәк­че­лек. Исе­гез­гә тө­ше­рә­без: бү­ген­ге көн­дә шун­дый 88 сә­ү­дә нок­та­сы уры­нын­нан алы­ныр­га ти­еш. Иң бе­рен­че чи­рат­та, "фан­фу­рик­лар" са­ту бе­лән шө­гыль­лә­нү­че ки­о­склар сү­теп алы­на­чак. Бу юнә­леш­тә эш ин­де...

Шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты за­кон­сыз рә­веш­тә тө­зел­гән сә­ү­дә ла­рек­ла­рын алып ку­яр өчен ике ат­на ва­кыт бир­де. Бу та­ләп үтәл­мә­гән оч­рак­та, кат­гый­рак ча­ра­лар кү­ре­лә­чәк, дип ис­кәр­тә җи­тәк­че­лек. Исе­гез­гә тө­ше­рә­без: бү­ген­ге көн­дә шун­дый 88 сә­ү­дә нок­та­сы уры­нын­нан алы­ныр­га ти­еш. Иң бе­рен­че чи­рат­та, "фан­фу­рик­лар" са­ту бе­лән шө­гыль­лә­нү­че ки­о­склар сү­теп алы­на­чак. Бу юнә­леш­тә эш ин­де баш­лан­ды.

- Әле­ге ча­ра­ны тор­мыш­ка ашы­ру­чы­лар­ны ка­бат­лап ис­кәр­тә­се ки­лә: ла­ре­гын уры­нын­нан алу ха­кын­да­гы мәгъ­лү­мат эш­мә­кәр­гә ике ат­на ка­ла җит­ке­ре­лер­гә ти­еш. Шун­нан соң гы­на сү­теп алы­на. Ә бу ча­ра­ның мө­һим­ле­ге­нә кил­гән­дә, ул ин­де күп­тән баш­ка­ры­лыр­га ти­еш иде. Ка­гый­дә бу­ла­рак, мон­дый сә­ү­дә нок­та­ла­рын­да бө­тен кур­кы­ныч­сыз­лык нор­ма­ла­ры бо­зы­ла. Кай­бер­лә­рен­дә хәт­та газ бал­лон­на­ры­на ка­дәр то­ра. Ди­мәк, би­ре­дә­ге са­ту­чы­лар­ның имин­ле­ге­нә һәр­көн­не кур­кы­ныч яный, ди­гән сүз. Шу­ңа кү­рә за­кон­сыз ки­о­склар­ны сү­теп алу­ны ке­че эш­мә­кәр­лек­кә кар­шы кө­рәш бе­лән бәй­ләү һич­ке­нә дә дө­рес­лек­кә ту­ры кил­ми. Итәк ас­тын­нан спирт­лы эчем­лек­ләр һәм фан­фу­рик­лар са­ту­чы­лар­ның ке­че эш­мә­кәр­лек­кә бер­нин­ди дә кат­на­шы юк! - дип, ас­сы­зык­лап әйт­те шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев "эш­лек­ле дү­шәм­бе" ки­ңәш­мә­сен­дә яса­ган чы­гы­шын­да.

Сүз дә юк, әле­ге ча­ра урын­лы һәм бик тә ва­кыт­лы. Тик фан­фу­рик са­ту­чы­лар да бит эт эчә­ге­се ши­кел­ле. Бер урын­нан "кы­рып" алу­га, икен­че җир­дә "үсеп" чы­га­лар. Ан­дый "эш­мә­кәр­ләр"­нең зи­рәк­ле­ге­нә, те­лә­сә нин­ди шарт­лар­га җай­ла­шу­ы­на хәй­ран ка­лыр­лык! - Подъ­езд ише­ге­нә ябыш­тыр­ган­на­рын чис­тар­тыр­га өл­гер­ми­сең, төн чык­кан­чы яңа­ла­ры пәй­да бу­ла. Иң ая­ны­чы, яшүс­мер­ләр ку­лы­на элә­гә ан­дый бел­де­рү­ләр. Соң­гы ел­лар­да ба­лигъ бул­ма­ган­нар ара­сын­да спайс­лар бе­лән бер­рәт­тән спирт­лы эчем­лек­ләр кул­ла­ну­чы­лар­ның ар­туы мо­ңа дә­лил тү­гел­ме­ни! Хәт­та "ба­ла­лар ал­ко­го­лиз­мы" ди­гән тер­мин да бар­лык­ка кил­де. Әле­ге афәт­не тө­бе-та­мы­ры бе­лән йол­кып ату өчен, иң бе­рен­че чи­рат­та, нә­ти­җә­ле­рәк ка­нун­нар ки­рәк! - ди 36нчы мә­хәл­лә­дә яшә­ү­че юга­ры бе­лем­ле пе­да­гог, өч ба­ла әни­се Зөһ­рә За­ки­ро­ва.

Бу­сын ин­де Дә­ү­ләт Со­ве­ты­на, Дә­ү­ләт Ду­ма­сы­на сай­лап куй­ган де­пу­тат­ла­ры­быз­га юл­лау урын­лы бу­лыр. Ка­нун­нар­ны алар чы­га­ра. Иң мө­һи­ме, шә­һәр ха­ки­ми­я­те дә­рә­җә­сен­дә­ге ча­ра­лар уңыш­лы гы­на баш­ла­нып кит­те. Алар­ны тор­мыш­ка ашы­ру­га һәр­кем үз өле­шен кер­тер­гә ти­еш. Иң мө­һи­ме - би­та­раф бул­мас­ка.

Рә­зи­нә На­сый­бул­ли­на

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев