14 октябрь 2021 яңалыклары
-
Этнең ни уйлаганын белеп булмый бит
Бервакыт күршебездә берөзлексез өрүче көчек барлыкка килде. Панель йортта һәр аваз ачык ишетелеп торганлыктан, без шул эт тавышына йоклап китә алмый газапландык, ул өргән тавышка уяндык. Тоташ чәңгелдәп ачуны китерсә дә, исеме бик матур үзенең – Мәрҗән. Күршедәге яшь хатын аны култык астына гына кыстырып, урамга алып чыга, шулай күтәреп, иркәләп кенә алып керә иде.
-
Өмәдә катнашыйк!
16 октябрьдә Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узачак. Гадәттәгечә, бу көнне шәһәр территориясен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар планлаштырылган.
-
КамАЗ автомобильләрен җитештерү арта
«КАМАЗ»да автомобильләр җитештерү 21 процентка арткан.
-
Салымнарны түләгез!
ТРда физик затларның милек салымнарын түләү, шулай ук 2020 ел өчен физик затлар кеременә салым түләү буенча хәбәрләр җибәрү башланды.
-
Нигә пычраталар икән?
Шәһәрдә җир асты юлларының күпчелеге төзек, матур. Әмма кешеләргә аларның чиста, якты булуы ошамый күрәмсең, юкса диварларны ямьсез рәсемнәр белән буямаслар иде.
-
14 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
14 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.