15 май 2016 яңалыклары
-
Чаллыда дәрәҗәле бокс турниры үтте
Чаллыда илкүләм бокс турниры кысаларында Россия һәм Германия командалары үз көчләрен сынады. Аларның рингтагы чыгышларын РФ депутаты, бокс буенча күптапкырлар дөнья чемпионы Николай Валуев күзәтте.
-
Бердәм диктант нәтиҗәләре нинди?
23нче апрельдә татарстанлылар «Бердәм диктант» язган иде. Быел диктант өчен «Ак чәчәкләр» әсәреннән өзек алынды.
-
Атынгыч башына җиткән
2нче майда Алабугада 8 яшьлек малай үзе яши торган йорт ишегалдында атынгычтан егылып төшә. Әнисе баланы больницага алып бара, табиб-травматолог «сул беләге урыныннан күчү рәвешендә сынган» дигән якынча диагноз куя.
-
Татарча яңа фильм төшерәчәкләр
Быел Татарстанда Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча кино төшереләчәк.
-
Коррупциягә каршы закон таләпләре үтәләме?
ТР Хөкүмәте йортында коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинар узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча идарәсенең оештыру-аналитик тәэминат департаменты башлыгы Евгений Кузьмин, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинетының структур бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
-
«КАМАЗ-Мастер» пилоты марафонда көчен сыный
Халыкара класслы спорт мастеры, "Ефәк юл-2013" һәм «Африка Эко Рейс-2013» ралли-марафоннарында җиңүче, «КАМАЗ-Мастер» пилоты Дмитрий Сотников бүген Казан марафонында 3 км га йөгерәчәк, 16 майда спортчы Казанда "Россия студентлар язы"нда катнашучылар белән очрашачак.