Шəhри Чаллы

Чаллыда дәрәҗәле бокс турниры үтте

Чаллыда илкүләм бокс турниры кысаларында Россия һәм Германия командалары үз көчләрен сынады. Аларның рингтагы чыгышларын РФ депутаты, бокс буенча күптапкырлар дөнья чемпионы Николай Валуев күзәтте.

Ярышларның соңында ул спортчыларга һәм тамашачыларга әлеге турнирга килгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ярышларның җиңүчеләре дип исә Россия җыелма командасы табылды.

"Спортчыларыбыз көндәшләрен 4:2 исәбе белән җиңде. Котлыйм!", - дип куанычы белән уртаклашты Валуев Инстаграм челтәрендәге битендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: