Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атынгыч башына җиткән

2нче майда Алабугада 8 яшьлек малай үзе яши торган йорт ишегалдында атынгычтан егылып төшә. Әнисе баланы больницага алып бара, табиб-травматолог «сул беләге урыныннан күчү рәвешендә сынган» дигән якынча диагноз куя.

Табиб-анестезиолог баланың кан тамырларына анестезия ясый, аннан соң сөяген урынына утыртып куеп, малайны реанимациягә җибәрәләр. Биредә аның хәле начарая һәм, төнге 12 җиткәндә, ул җан бирә. Һөнәри вазифаны тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев