17 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Чаллы онкология диспансерына яңа баш табиб билгеләнде
Яр Чаллы онкология диспансерына яңа баш табиб билгеләнде. Ул моңа кадәр 2 нче шәһәр хастаханәсендә табиб-рентгенолог булып эшләгән Илсур Вәлиев. Шулай ук Илсур Мөкәтдәсович 2001-2008 елларда онкология диспансерында маммология бүлеге мөдире, 2011 елда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиб-онколог булып хезмәт куйган.
-
Чүп тапшырып бүләк ал
Чаллылыларга катыргы, кәгазь, пластик шешә һәм көнкүреш химиясеннән калган буш савытларны икенчел эшкәртелешкә тапшырып бүләк алу мөмкинлеге бирелә. 21 ноябрьдә шәһәрдә "Яшел урам" дип исемләнгән үзенчәлекле акция старт ала. Аны Яр Чаллы катыргы-кагәзь комбинаты һәм «Проминдустрия» предприятиесе оештыра. Икенчел чималны тапшыру өчен "Бумажниклар" микрорайонына, 17А/8 һәм 17А/9 йортлары янына килергә...
-
Эшмәкәрләр берләшә
Чаллы моношәһәр буларак 10 елга алдынгы үсеш территорияләре программасына кертелде. Шул исәптән сәнәгать мәйданнарында эшләүчеләр өчен уңай шартлар тудырылачак, салым түләү өлкәсендә дә ташламалар каралган. Шәһәрдә инвесторларны кызыксындырырлык проектлар бар. Алар барысы да Челны-Инвест сайтында урын алган. Инвесторлар һәм эшмәкәрләрне яңа сайт берләштерәчәк. Чаллыга инвестицияләр җәлеп итү белән махсус агентлык...
-
Мисырдан кала башка илләргә һава юлы ябылмаячак
Россиядә Мисырдан када башка илләргә һава юлы буйлап баруга чикләүләр кертелмәячәк. РФ транспорт министры Максим Соколов шулай дип белдергән. Министр, башка илләргә һава юлы "бикләнү" белән бәйле хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәвен җиткергән. "Андый сораулар Транспорт министрлыгы тарафыннан каралмый, - дигән ул. - Ләкин, инда алдан да хәбәр итүемчә, авиация һәм...