Чүп тапшырып бүләк ал
Чаллылыларга катыргы, кәгазь, пластик шешә һәм көнкүреш химиясеннән калган буш савытларны икенчел эшкәртелешкә тапшырып бүләк алу мөмкинлеге бирелә. 21 ноябрьдә шәһәрдә "Яшел урам" дип исемләнгән үзенчәлекле акция старт ала. Аны Яр Чаллы катыргы-кагәзь комбинаты һәм «Проминдустрия» предприятиесе оештыра. Икенчел чималны тапшыру өчен "Бумажниклар" микрорайонына, 17А/8 һәм 17А/9 йортлары янына килергә...
Чаллылыларга катыргы, кәгазь, пластик шешә һәм көнкүреш химиясеннән калган буш савытларны икенчел эшкәртелешкә тапшырып бүләк алу мөмкинлеге бирелә.
21 ноябрьдә шәһәрдә "Яшел урам" дип исемләнгән үзенчәлекле акция старт ала. Аны Яр Чаллы катыргы-кагәзь комбинаты һәм «Проминдустрия» предприятиесе оештыра. Икенчел чималны тапшыру өчен "Бумажниклар" микрорайонына, 17А/8 һәм 17А/9 йортлары янына килергә кирәк. Биредә селиктив чүп җыю өчен кулланыла торган махсус җайланма урнаштырылачак.
200 мең сумга төшкән әлеге контейнерны югарыда телгә алынган оешмалар махсус кайтарткан. Белгечләр билгеләп үтүләренчә, чүпләрне аерым җыю берьюлы ике әһәмиятле бурычны чишәргә булыша: полигоннарны "бушатырга" һәм экологияне саклап калырга. Бер тонна макулатура гына да 4 зур агачны саклап калырга ярдәм итә ди, белгечләр. Саннарга күз салсак исә, халыкта елына барлыгы 11 млн тонна катыргы-кагәзь җыела икән.
Боларны исәпкә алып киләчәктә мондый җайланмаларны шәһәрнең барлык микрорайоннарына да куерга исәп тоталар. Бүгенге көнгә инде 4 шундый җайланма сатып алынган. Моннан тыш яңа шәһәрнең 4,5,6 комплексларында ПЭТ-савытлар җыю өчен махсус контейнерлар куелды.
Аларда җыелган икенчел чималны махсус эшкәртү, аралау цехына җибәрәләр. Соңыннан әлеге калдыклардан яңа продукция җитештерелә. Мисал өчен, катыргы-кагәзьдән яңа тартмалар, чисталык кагәзьләре ясала. Икенчел чимал булса да, югары технологияле җайланмалар ярдәмендә алар экологик яктан югары сыйфатлы итеп чыгарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев