18 март 2022 яңалыклары
-
«Делопуты» командасы «Тяп-ляп»ны җиңде
Поташов исемендәге көллияттә «Чын белемнәр» интеллектуаль-танып белү уенының сайлап алу туры узды.
-
Ринас Әхмәтов: «Бүгенге татар эстрадасын аңлатырлык та, аңлый торган да түгел»
Автор-башкаручы, бик күп көйләр авторы, шәһәрдәшебез Ринас Әхмәтов белән иҗаты, киләчәккә планнары турында сөйләштек.
-
Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараенда 9нчы сыйныф укучысының күргәзмәсе оештырыла
Бүген 17 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Яңа исемнәр» яшь талантлар конкурсы стипендиаты Анастасия Сергеева күргәзмәсе узачак.
-
Пенилар гамәлдән чыгарылырга мөмкинме?
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, РФ Үзәк банкы тарафыннан төп ставканың 20%ка кадәр артуы аркасында, пенилар күләме дә арткан. Торак өчен идарәче компания алдында бурычлары булган кешеләр узган ай өчен яңа исәп-хисап белән үзгәртелгән түләүләр алган инде.
-
Татарстан Республикасында X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
-
Аш тәмле булсын өчен
Шулпа пешергәндә кәстрүлнең капкачын ябып суны кызу утта кайнатып чыгаралар, ә аннары утны кысып, капкачны ачыбрак куялар.
-
Эшсез калучыларга җәмәгать эшләрен тәкъдим итәчәкләр
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова журналистлар белән узган пресс-конференциядә эш бирүчеләрне булачак кыскартулар турында кичекмәстән хәбәр итәргә чакырды.
-
Иртәгедән Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
19 март, шимбә көнне, Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар гадәттәгечә шәһәрнең өч мәйданчыгында – «Төзүче» стадионы каршында, «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә оештырылачак.
-
Иртәгә Чаллыда "Нәүрүз"не бәйрәм итәләр
Чаллыда Нәүрүз бәйрәме Җиңү паркында көндезге сәгать 12дә узачак. Бәйрәмдә кунаклар милли биюләр һәм халык уеннарынада катнаша, милли иҗат күргәзмәсен карый алачак.
-
Халык сәнгате этнофестивале уза
26 март көнне 14 сәгатьтән алып 17 сәгатькә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә «Гореф-гадәтләр һәм заманчалык» дигән халык сәнгате этнофестивале узачак.
-
Бүген «Омега» сәүдә үзәгендә вакцинация пункты ачылды
«Мегастрой» сәүдә үзәгендәге пункт ябылды.
-
Ришат Хаҗиев: «Күңел» радиосы җырчыларны үзе сайлый»
Чаллыда «Күңел» радиосы эшли башлауга 25 ел. Юбилей алдыннан радионың дәрәҗәсе тагын да күтәрелде – тыңлаучылары бермә-бер артты. Моңа техник үзгәрешләр дә, коллективның яңаруы да йогынты ясады. «Күңел» белән хәзер профессиональ дәрәҗәдә Лилия Мәхмүтова җитәкчелек итә. Ул берничә елга моннан китеп торган иде. Танылган алып баручы Ришат Хаҗиев тә кире кайтты. Без аның белән Чаллыда татар телендә эшли торган радионың бүгенге эшчәнлегенә тукталдык.
-
Мәртәбәле исем алды
«ЖилЭнергоСервис» җаваплылыгы чикләнгән оешма генераль директоры, шәһәр советы депутаты Әхәт Галәүтдиновка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә «Татарстанның атказанган энергетигы» дигән мактаулы исем бирелде.
-
"Притяжение" торак комплексында янгын булган - ВИДЕО
Орловка бистәсеннән ерак түгел урнашкан "Притяжение" торак комплексында кичә төнлә янгын чыккан.
-
Чаллы укучылары "РИАТ" предприятиесендә экскурсиядә булдылар
14 марттан 16 мартка кадәр Чаллыда «Танышыгыз-профессионаллар!» һөнәри юнәлеш бирүче проект узды. Анда 22 нче мәктәпнең 8 «В» сыйныф укучылары катнашты.