18 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Татар егете Татарстан флагын Изге Өмет борынында күтәрде
Тумышы белән Башкортстаннан булган Рөстәм Казанбаев “УАЗ – Буханка” автомобилендә дөнья тирәли сәяхәт ясый.
-
25 сентябрьдә Президент Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Юлламаны алтынчы чакырылыш республика парламентының икенче утырышында игълан итү планлаштырыла.
-
Татарстанда атна дәвамында барлык социаль объектларга да җылылык биреләчәк
Республиканың кайбер авыл районнарында узган ял көннәрендә җылылык бирелде.
-
Чаллы эшмәкәрләрен "Елның иң яхшы социаль проекты" конкурсында катнашырга чакыралар
Яр Чаллыда яшәүчеләр «Елның иң яхшы социаль проекты» V Бөтенроссия социаль эшмәкәрлек конкурсында катнаша ала, ул 2019 елның июленнән 2020 елның февраленә кадәр үткәрелә.
-
Сәйдәшлеләр: сыйфат беренче урында
Районда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Бүген 41,6 мең гектар мәйданнан 167,2 мең тонна икмәк җыеп алынды. Бу – планның 95 проценты. Игенчеләр бүген язгы бодай суктыру белән мәшгуль, шулай ук горчица, рапс кебек техник культуралар басуларында да эш башланды. Соңгы 1,8 мең гектар мәйданнан люпин, вика, карабодай культураларын җыеп аласы бар. Белгечләр фаразлавынча, җыеп алынган тулаем ашлык күләме буенча Тукай районының республикада беренче өчлеккә керү мөмкинлеге бар. Гектарыннан чыккан уртача уңыш та югары – бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 40,1 центнер ашлык алынды. Бу республикада – икенче күрсәткеч. Шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы буенча да, Тәтеш, Зәй районнары белән берлектә, Тукай районы алда бара. Бездә гектарыннан чыккан уңыш уртача 470 центнердан артык.
-
Кредитка баткан мәктәп директоры, бурычлары аркасында, урамда калырга мөмкин
Валентина ханымның үзен күреп сөйләштек. Фатирына бардык. Чиста, пөхтә генә яшәп ята ул. Китаплар укый. Бик итагатьле, зәвыклы ханым.
-
Филисә ХӘКИМОВА: «Бәхетле булмый кара...»
Миңа исемнең дә «бәхетле» мәгънәдәгесен кушканнар.