Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәйдәшлеләр: сыйфат беренче урында

Районда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Бүген 41,6 мең гектар мәйданнан 167,2 мең тонна икмәк җыеп алынды. Бу – планның 95 проценты. Игенчеләр бүген язгы бодай суктыру белән мәшгуль, шулай ук горчица, рапс кебек техник культуралар басуларында да эш башланды. Соңгы 1,8 мең гектар мәйданнан люпин, вика, карабодай культураларын җыеп аласы бар. Белгечләр фаразлавынча, җыеп алынган тулаем ашлык күләме буенча Тукай районының республикада беренче өчлеккә керү мөмкинлеге бар. Гектарыннан чыккан уртача уңыш та югары – бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 40,1 центнер ашлык алынды. Бу республикада – икенче күрсәткеч. Шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы буенча да, Тәтеш, Зәй районнары белән берлектә, Тукай районы алда бара. Бездә гектарыннан чыккан уңыш уртача 470 центнердан артык.

Районның эре хуҗалыклары арасында бөртеклеләр игү буенча иң зур мәйданнарның берсе Сәйдәшев исемендәге предприятие өлешенә туры килә. Биредә бу культуралар 2700 гектар мәйданны били, шуның 800е – көзен чәчелә торган мәйданнар.
Сәйдәшлеләр шушы көннәрдә уракны тәмамлады. «Катлаулы ел булуга карамастан, урып-җыю кампаниясен дә югары оешканлык белән үткәрә алдык», – диләр биредә.
– Уракка яңгырлар аркасында соң керү борчуга салган иде. Мин 2002 елдан бирле хуҗалыкны җитәклим. Мондый хәлне хәтерләмим. Аллага шөкер, бар куәткә эшләр өчен ике тулы атна мөмкинлек булды. Һава температурасы җылы, көннәр коры торды. Уңыш та мулдан, югалтулар да күп түгел. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 45 центнер. Амбарга 121 мең тонна ашлык кайтардык. Урып-җыюның нәтиҗәлелеген техниканың төзеклеге, хезмәтчәннәрнең эшкә карата җаваплы булуы, бердәм керткән өлеш хәл итте, – ди хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин.
Без килгәндә сәйдәшлеләр язгы бодайның соңгы гектарларын суктыралар иде. Барлыгы 9 комбайн – алты Дон һәм ике Акрос эшли. Штурвал артына тәҗрибәле игенчеләр белән беррәттән яшьләр дә утырган. Илдар Әшрәфуллин, Ренат Габидуллин, Раил Сәйфуллин, Фәргать Габидуллин, Рифат Сәгыйдуллин, Илдар Сәгыйдуллин, Фоат Ишморатов, Заһир Рәфыйков эшли биредә.
Хуҗалыкның тәҗрибәле комбайнчысы Ренат Габидуллин быел 20нче урагын уздырды. Быел да алдынгылыкны бирмәгән игенче туктап сүз әйтергә дә вакытын тапмады.
– Әнә, тагын яңгыр килә. Чылатканчы ашлыкны суктырып алып бетерергә кирәк. Соңгы кишәрлек калды, – диде ул, бункерын бушатырга туктаганда.
Раил Сәйфуллин исә – яшь белгеч. Егет Казан шәһәренең авыл хуҗалыгы университетында белем ала. Ул хуҗалык белән килешү нигезендә стипендия алып укый. Раилнең урып-җыю чорында комбайнчы булып эшләве беренче ел гына түгел, һәр җәйне шушы хуҗалыкта ул. Комбайнга утыруы да очраклы түгел, барча туганнары авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. 
– Уракны тәмамламыйча укырга китә алмадым. Үзебезнең хуҗалык икътисады, туган авылның язмышы хәл ителә. Быел уракны соң башладык, шулай да эшне тиз тоттык. Инде соңгы гектарларны суктырабыз, җиңел сулап куярга була. Минем өчен урак матди хәлемне яхшырту мөмкинлеге дә. Өченче ел эшләп алган хезмәт хакыма машина алган идем. Быел әти-әниләргә булышырга, каралты-кураларны яңартырга планлаштырам, – диде Раил.
Игенчеләрнең озаклап сөйләшеп торырга вакытлары булмавы аңлашыла. Икмәкне коры чагында җыеп алу мөһим. Югары сортлы орлык җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалык өчен суктырылган ашлыкның дымлылык дәрәҗәсе аерым игътибарда. Биредә күләм түгел, сыйфат беренче урында.
Икмәкне кырдан «КАМАЗ» машиналары ташый. Суктырылган ашлыкны ындыр табагына Расих Бариев, Алмаз Газетдинов, Фәндүс Харисов, Рифкать Сәгыйдуллин, Айдар Нәбиуллин, Фәнил Дәүләтшин илтә.
Амбарда ашлыкны кабул итү, чистарту, киптерү, калибрлау, сортларга аеру, складларга илтү эшләре бара. Аларны Фәрит Дәүләтгәрәев, Мөнир Насыйров, Ирек Зыятдинов, Илшат Әхмәтов, Флүр Габидуллин, Ринат Мөнәвиров, Равил Аюкин, Чулпан Сафина, Мөгамбәр Хуҗин, Илсөяр Сәгыйдуллина, Сәрия Әхмәтҗанова башкара.
Уракның үзенчәлекле буласын күзаллап, хуҗалык җитәкчесе хәстәрен алдан күргән. Быел хуҗалыкка бөртек киптерүче яңа җиһаз алынган. Бәясе 6 миллион сум торган «Миг-16» техникасының җитештерүчәнлеге югары – сәгатенә 16 тонна. Тәүлек буе эшләп торган машина 300-400 тонна ашлыкны киптерергә сәләтле. «Әлеге киптергеч быелгы уракта үз-үзен тулысынча аклады», – ди Марат Сафин. Ындыр табагына кайткан ашлыкны тулысынча беренчел чистартырга өлгергәннәр.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе уракта катнашкан барлык хезмәтчәннәргә рәхмәтен белдерә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларны хөрмәтләү өчен махсус чара оештырылачак.

 

 

http://tukai-rt.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/sydshlelr-syyfat-berenche-urynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев