Кредитка баткан мәктәп директоры, бурычлары аркасында, урамда калырга мөмкин
Валентина ханымның үзен күреп сөйләштек. Фатирына бардык. Чиста, пөхтә генә яшәп ята ул. Китаплар укый. Бик итагатьле, зәвыклы ханым.
«Кызыма берни сиздермәдем»
Ни дисәң дә, директор булган кеше. Нинди генә җитәкче әле, иң авыр вакытларда мәктәп төзелешенә материаллар да юнәткән ул. Иҗат дәрте дә ташып торган: ул җитәкчелек иткәндә, мәктәптә татар, рус, немец телендә өч театр эшләгән. Валентина ханымның фидакарь хезмәте өчен алынган диплом, грамоталары, дәүләт бүләкләре дә җитәрлек. Иң зурысы, әлбәттә, укучыларның рәхмәт сүзе.
Валентина ханымның сабырлыгына, үз-үзен нык тотуына исең китәрлек. Улы бишенче сыйныфта укыган чакта ук фаҗигале төстә һәлак булган. Хәзер менә кызы бакыйлыкка күчте. Онкология белән чирләгән, психик тайпылышлары да булган кызын савыктырыр өчен, Валентина ханым барысын да эшли, чит ил табибларына да мөрәҗәгать итә, иң кыйммәтле даруларны да юнәтә. «Кызыма акча юклыкны беркайчан да сиздермәдем, ул җитешсезлекне тоймасын дип яшәдем, барысын да аңа күрсәтмичә саттым, бурычка акчалар алдым, аның йөзеннән елмаю китмәсен, дидем», – ди Валентина ханым. Кызганыч, Аня институтны тәмамлап бер ел гына эшләп кала, озак еллар урын өстендә ятканнан соң, 51 яшендә яман шешне җиңә алмыйча, дөнья куя. Аннан бары авыру тарихы язылган калын гына китап, киштәдә кулланырга өлгермәгән уколлары калган. Валентина ханым әле дә балалары турындагы истәлекләре белән яши. Ике сүзнең берсендә Анясын исенә ала, каберенә барып йөри. Бүген ул ялгызы, ире вафат, туганнары юк, күбесе Ленинград блокадасында һәлак булганнар. Аралашкан кешеләре – укучылары һәм элеккеге хезмәттәшләре. Бурыч баткаклыгына бата барганын сизгәч тә, Валентина ханым башкаларны борчыйсы килмичә, берәүгә дә бернәрсә әйтмәгән, сиздермәгән. Тик хәзер, хәл шактый җитдиләнгәч, йортсыз калу куркынычы тугач, ул ярдәм сорамый булдыра алмый.
Директорның укучылары ярдәмгә әзер
Валентина ханым башта җәйге бакчасын саткан, акча җитми башлагач, хезмәттәшләреннән бурычка акча алып тора башлаган. Кайчак кире кайтарырга да мөмкинлеге булмаган. Шуннан соң кайберәүләр аңа кырын карый башлаган, кемдер гаепләгән, ә кемдер кайчандыр үрнәк булган директорның бу гамәленә гаҗәпләнгән. Барысын да белгәч, ярдәм итәргә алынганнар. Мәктәпне тәмамлаган укучылар арасыннан бүген юрист, адвокат булып эшләүчеләрне барлый башлаганнар. Директорлары язмышына битараф булмаучылар шактый табылган. Хәтта Израильдән кадәр ярдәм тәкъдим итеп шалтыратканнар.
Без дә юристлар белән киңәшләшеп карадык. Тик монда эшнең очына чыгуы бик катлаулы. Валентина Ципенюкның бурычлары өч төрле. Берсе – микрозаймнар, коллекторлар аның үзенә генә түгел, ул 11 ел элек эшләгән 72нче мәктәпкә шалтыратып та укытучыларның теңкәсенә тия. Суд приставлары пенсиясенең яртысын бурычны каплар өчен тотып кала. Икенче бурыч – 70 мең сум торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлисе акча. Өченчесе, иң мөһиме – фатирны залогка куеп алынган займ.
– Автобуста барганда, янәшәдәге урындыкта газета күреп алдым. Беренче битендә үк фатирны залогка куеп акча бирәбез, дигән игълан урнаштырылган иде. Күрсәтелгән телефон буенча шалтыраттым. Мине бик җылы каршы алдылар, теркәлү палатасына барып, ниндидер документлар рәсмиләштердек, кыскасы, хәзер фатирым «обременение»дә бугай. Акчаны түләп бетермәсәм, фатирсыз калуым да бар. Монда акча биргән кешене гаепләп тә булмый, алар бурычның вакытын озынайтып та карадылар, үзем гаепле, документларга кул куйганмын. Әмма ул чакта хәлем бик мөшкел иде. Ничек тә акча табарга кирәк иде, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Ярдәм сорап, Валентина ханым Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыевага да мөрәҗәгать иткән. Аңа булышканнар. 300 мең сум акча биргәннәр. Моңа бик рәхмәтле Валентина ханым. Тик бу акча бурычлары янында күлдәге тамчы кебек кенә шул.
– Микрозаймнарның процентлары бик зур булган, күрәсең. Кайбер айда 40ар мең сум түләргә туры килгән. Ничек түзгәндер, ниләр уйлагандыр, һәрчак елмаеп, берни сиздермичә яшәде бит Валентина Сергеевна, безгә һәрчак үрнәк булды, аның кебек җитәкчеләр сирәк. Шуңа да авыр вакытында ничек тә ярдәм итәсе килә, тик монда йомгакны кайсы очыннан сүтә башларга кирәклеген генә белгән юк. Ярдәмнән дә баш тарта әле җитмәсә, шулай да укучылары, юристлар ярдәм итәргә алынды, рәхмәт аларга, – ди җитәкчесе турында укытучы, галимә Эльмира Шәмсевәлиева.
«Акчаны барыбер кайтарырга кирәк»
Валентина ханым өчен банкротлыкка чыгу отышлырак түгелме дип уйлаган идек. Әлеге процедура өчен кешенең бурычы (төп сумма һәм процентлар) 500 мең сумнан артыграк булырга һәм бурычлы ул акчаларны өч ай дәвамында түләмәгән яки түли алмаячагын аңлаган булуы мөһим. Шартлар үтәлә кебек. Кешене банкрот дип тану белән Арбитраж судлар шөгыльләнә. Процедура 25-30 мең сумга төшәргә мөмкин. Бу чыгымнарны мәктәптәге коллегалар күтәрергә әзер. Банкротлыкка чыккан кеше өч ел җитәкче вазифасын башкара алмый, чит илгә чыгу мөмкинлеге юк, кредит ала алмый. Болары 74 яшьлек Валентина Ципенюк өчен куркыныч түгел. Уңай ягы – банкрот дип танылган кешенең барлык бурычлары да чигерелә. Әмма бер «ләкин» бар. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе юрист Марсель Шаһидуллин аңлатуынча, банкротлыкка чыгу процессы без уйлаганча җиңел түгел. Иң башта реструктуризация үткәрәләр. Гади итеп әйткәндә, банк яки кредитор кешегә үз шартларын тәкъдим итә. Йә процентларсыз төп бурычны гына түләргә карар кылына, йә кредит түләү вакытын берничә елга озайтырга килешәләр. Кешенең милке тикшерелә. Әгәр җире, башка милеге бар икән, ул сатыла һәм бурычны кайтаруга тотыла. Менә шул пункт бурычлы кеше өчен отышсыз да икән инде. Фатир гомуми торак конкурс массасы буларак сатуга куела, анда бик арзан бәягә тәкъдим ителә. Канун нигезендә, фатирын залогка куеп займ алган кеше бурычын ничек булса да кайтарырга тиеш. «Ул аның бердәнбер яшәү урыны булса да, займны түләр өчен, фатирны сатарга туры киләчәк. Мөгаен, шул акчадан кредитор үзенә кечерәк торак ала алыр», – дип аңлатты юрист.
Займ биргән физик затның юристы Елена Навицкая да моның белән килешә. Ул Валентина ханымны яхшы белә булып чыкты. Аның әнисе элеккеге директор белән дус булган икән. «Валентина ханым минем ышанычлы кешедән берничә тапкыр акча алып торды. Бер ел элек суд карары чыкты. Без уртак фикергә килдек, мәсьәләне тыныч хәл итү турында карар кабул ителде. Валентина ханым, фатирны сатып, акчаны кайтарырга тиеш иде. Тик ике ел фатир сатылмады. Акча кайтарылмады. Без аны артык борчырга да уңайсызландык, чөнки кызы авыру, ничек сату эше белән шөгыльләнсен инде ул? Аңа начарлык теләмибез. Аны кызганабыз», – ди Елена Навицкая. Кешеләрнең кредит алганда документларга уйламыйча кул кую, нәрсә язылганны укып тормыйча килешүләр төзү аркасында төп башына утырып калулары турында да сөйләде юрист. «Бурычлар арта башлагач кына, барысы да җитди икәнен аңлыйлар. Акча бирүче оешмалар арасында аферистлар бик күп, сак булырга кирәк», – диде ул.
Тиздән элеккеге директорның юрист укучылары бурычка акча биреп торган як белән күрешеп сөйләшәчәк, уртак фикергә килергә тырышачак. Мәсьәләнең чишелешен без дә күзәтеп барабыз, бу вакыйгага газетабызның киләсе саннарында тагын бер әйләнеп кайтырбыз әле.
Кредит алучыларга 5 киңәш
1. Кредит алганчы, җиде кат уйла, бер кат кис. Кредитка ихтыяҗ бармы, аласы әйбер бик кирәкме, бәлки кредит алмыйча да буладыр.
2. Кредит алыр алдыннан, запаста акча булырга тиеш. Кесәдә кредитны кимендә алты ай буе түләрлек акча булуы мөһим. Ай саен түләнә торган кредит айлык керемнең яртысыннан артмаса яхшырак. Эш урынын югалту, авырып китү куркынычы барлыгын да онытмаска кирәк.
3. Бер кешегә биштән дә артык кредит рәсмиләштерергә киңәш ителми.
4. Әгәр кредитны түли алмыйсың икән, бурычны кайтару өчен икенче банктан кредит алу – иң отышсызы. Банк җитәкчесе белән сөйләшеп, хәлне аңлату яхшырак.
5. Белгечләр, кредит кешегә файда китерергә тиеш, дип саный. Кулланучылар өчен бирелә торган кредитлар бик отышлы түгел, процент ставкалары да югарырак була. Автокредит, ипотека буенча алынган акча үзен күпмедер дәрәҗәдә акларга мөмкин. Чит илгә ял итәргә бару, ремонт ясау өчен кредит алуны белгечләр бөтенләй мәгънәсезлек дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев