Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 18 июнь 2014 яңалыклары

    • 18 июнь 2014 - 06:05
      Владимир Бестолков: “Юкка гына халык предприятиесе исемен йөртмибез”
      Шәһәребез үсешен тәэмин итүче иң алдынгы предприятиеләрнең берсе булган "С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе" шушы көннәрдә үзенең оешуына 33 ел тулуны билгеләп үтте. Әлеге вакыт эчендә компания җитештерү мәйданчыкларының жиһазланышы ягыннан Россиядә генә түгел, хәтта Еропа илләрен дә уздырып, әйдәп баручы дәрәҗәсенә күтәрелде. Билгеле, бу уңышларның саллы өлеше -...
    • 18 июнь 2014 - 06:01
      Имтихан нәтиҗәләре
      Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче дулкыны тәмам. Ул 26 майдан 11 июньгә кадәр үтте. Байтагының нәтиҗәләре дә билгеле инде. Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучы унберенчеләр географиядән - уртача 75,5 балл, рус теленнән - 68, 13, рус әдәбиятыннан - 56,39, математикадан 50,87 балл җыйганнар. Имтиханнарда йөз балл җыючылар, үткән ел белән чагыштырганда, быел азрак:...
    • 18 июнь 2014 - 05:56
      Тавышлансаң – 500 сум
      Атна башыннан Чаллыда «Тынлык» операциясе башланды. Ул якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә полицейскийлар тавышгауга куптаручыларны, наркотиклар куллану һәм фахишәлек белән шөгыльләнү өчен притон тотучыларны һәм гражданнарның тынычлыгын бозучы башка кешеләрне ачыклау һәм исәпкә куюга аеруча зур игътибар бирә. Искәртеп узабыз, закон нигезендә эш көннәрендә - 22.006.00, ә ял һәм...
    • 18 июнь 2014 - 05:55
      Бакчаларга хезмәткәрләр җитми
      1сентябрьдә шәһәрнең Мәләкәс аръягы, Яр буе микрорайоннарында һәм ЗЯБ бистәсенең 19нчы комплексында тагын өч балалар бакчасы сафка кертелергә тиеш. "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев яңа бакчалар төзелеше кызыксынды һәм бу эшләрнең һәр көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов контролендә булырга тиешлеген искәртте. "Төзелешне билгеләнгән вакытка тәмамлау өчен...
    • 18 июнь 2014 - 05:52
      Тиздән – Рамазан
      Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Рамазан ае башлану көнен раслады. Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә, Корбан бәйрәме - 4 октябрьгә....
    • 18 июнь 2014 - 05:49
      Бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
      2014 елның 27 июнендә Россия Федерациясендә Россиякүләм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Ел саен оештырыла торган чараны "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия иҗтимагый берлеге оештыра. Бу көнне юридик ярдәм Татарстан Республикасы Президентының, "Бердәм Россия" партиясенең кабул итү бүлмәләрендә, Россия юристлары ассоциациясенең юридик үзәкләрендә, Казан, Әлмәт, Бөгелмә, республиканың 56 пунктында күрсәтеләчәк....
    • 18 июнь 2014 - 05:45
      Болгар – изге җиребез
      Тарихи Болгарда мөселманнар җыены үтте. Яңгыр астында узган чарада меңнәрчә кеше катнашты. Ул борынгы Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул итүнең 1125 еллыгына багышланды. Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләргә быел да Казанның төрле мәчетләреннән автобуслар оештырылды. Баштарак әлеге җыенда илле меңләп кеше катнашыр дип әйтелгән булса да, бу сан...
    • 18 июнь 2014 - 05:15
      Сабантуйның үзгә бизәге
      Һәр Сабан туеның үз бизәге, үз үзенчәлеге була. Яр буе мәйданы быел бизәлеше белән истә калыр, мөгаен. Милли төсмер чагылган сәүдә рәтләре белән бергә татар мөхитен, сурәтләгән корылмалар күңелгә якын тоелдылар. Анда халкыбызның милли киемнәрен кигән егет-кызларны, әби-апаларны күрү йөрәккә үзе бер рухи күтәренкелек, шатлык бирде. ...Сабан туе капкасы яныннан...
    Реклама