Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 6 август 2014 яңалыклары

    • 6 август 2014 - 06:33
      ТӘМӘКЕЧЕ ГОМЕРЕН ҺӘЛАКӘТКӘ ҖИТКЕРҮЧЕ...
      Тәмәке көйрәтүдән ел саен ярты миллионга якын русияле һәлак була. Бүген миллионлаган кеше яман гадәттән котылырга теләп, тәмәкедән баш тартырга тырыша. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча, XX гасырда өзлексез тәмәке көйрәтүдән 100 миллион кеше һәлак булган. Тәмәке көйрәтүчеләр гадәттә инфаркт, инсульт, үпкә рагы һәм башка авырулар белән еш...
    • 6 август 2014 - 06:26
      Әйбәт балны начарыннан ничек аерырга?
      Күпләребез балны бик ярата. Шуңа күрә татлы ризыкны сезонында гына түгел, бәлки елның теләсә кайсы фасылында, теләсә кемнәрдән (умартачылардан гына да түгел диюебез) сатып алырга туры килә. Гади кулланучыга ничек алданмаска? Ничек итеп яхшыны начардан аерырга? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән әйтүләренчә, сатып алучылар ярминкәләрдә балны гадәттә тәменә карап сайлый. Болай...
    • 6 август 2014 - 06:18
      КАМАЗ ударниклары җыела
      Быел гигант КАМАЗ төзелеше башлануга 45 ел тула. Чаллыны, автозаводны төзүчеләрне хөрмәтләү, алар белән очрашып тарихи вакыйгаларны барлау, яшьлек елларын искә төшерү йөзеннән, 28 августта КАМАЗ ударнигы тамгасына ия булган хезмәт ветераннары слеты үткәрелә. Андыйлар барысы 1937 кеше икән. Бу мактаулы исем иң алдынгы, төзелешкә зур өлеш керткән төрле һөнәр...
    • 6 август 2014 - 06:13
      Вакытлыча резидентлар
      ИТ-парк шәһәрдәшләрне "вакытлыча резидентлары" булырга чакыра. ИТ-паркның фойесы ирекле зона дип игълан ителде. «Сoffee CAVA» каһвәханәсендә бушлай Wi-Fi хезмәтеннән файдаланырга була. Фойеда исә клиентлар белән очрашырга, киңәшмәләр үткәрергә мөмкин. ИТ-паркка "Океан" тукталышыннан һәр сәгать саен бушлай автобус йөри.
    • 6 август 2014 - 06:07
      Чаллы укучылары – җиңүче
      Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә геометрия буенча Игорь Шарыгин исемендәге олимпиада узды. Ул геометрия буенча шәһәркүләм олимпиадаларда уңышларга ирешкән мәктәп укучылары һәм, гомумән, әлеге фән белән кызыксынучы балалар өчен үткәрелә. Быел анда Россия укучылары белән беррәттән, Әрмәнстан, Казахстан, Украина, Вьетнам һәм Австралиядән килгән балалар да катнашты. Олимпиадада Чаллының 26нчы гимназиясе укучылары...
    • 6 август 2014 - 05:34
      Субсидия алу өчен яңадан теркәлү башлана
      18 августтан 14 ноябрьгә кадәр җылылык өчен субсидия алучыларны яңадан теркәү узачак. Аның күләме керемгә һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бәйле. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды. Искәртеп узабыз, мондый субсидияләр дәүләт тарафыннан гаиләдә җан башына керем 30 мең сумнан ким булган очракта бирелде. Субсидиянең күләме исә...
    • 6 август 2014 - 05:20
      Безнекеләр тагын җиңүче
      Казахстанда коляскада хәрәкәтләнүчеләр арасында спорт биюләре буенча халыкара турнир тәмамланды. Анда Кытай, Япония, Сингапур, Белоруссия, Көньяк Кореядан барлыгы 11 пар катнашты. Россия һәм Татарстан данын бу юлы да Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозов яклады. Шәһәрдәшләребез үзләренең югары профессиональ дәрәҗәдәге биючеләр икәнлекләрен янә расладылар, Европа программасында җиңү яуладылар. "Kazakhstan Open-2014" ярышларында...
    • 6 август 2014 - 05:17
      Җәйге өмә
      8нче комплексның җирле советы, "Чаллы икмәге" ЯАҖ белән берлектә, ГЭС бистәсендә шимбә өмәсе уздырды. Өмә вакытында күмәк көч белән 8/14 йорты каршындагы спорт мәйданчыгы төзекләндерелде, территориясе чүп-чардан чистартылды. Шулай ук Мәләкәс елгасы яр буен чистарту буенча зур эш башкарылды. Биредә өмә 7, 8нче комплекс халкы, «Жилкомсервис» идарәче компаниясе, "Горкоммунхоз" ААҖ...
    • 6 август 2014 - 05:05
      Мәктәп ярминкәләре эшли
      Балалар һәм яшьләрнең иҗат сараенда "Бөтенроссия мәктәп ярминкәсе-2014" ачылды. Әлеге тантанада шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова һәм башка рәсми затлар катнашты. Васил Шәйхразиев ярминкәдә катнашучыларны һәм оештыручыларны бәйрәм белән котлады. Әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап: "Яңа уку елы башлану укучыларга һәм аларның әти-әниләренә бик...
    Реклама