Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 30 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 30 сентябрь 2014 - 11:21
      Прививка ясатыргамы?
      Балага йогышлы авыруларга каршы вакцинация үткәрергәме? Әлеге сорауга ата-ана баласы тугач та, үз җавабын бирергә тиеш. Күп кенә гаиләләр бүген прививкага каршы пропагандага бирелеп, "вакцинофобия" корбаннарына әйләнә. Вакцинациянең балалар өчен ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле булуын безгә Республика балалар клиник хастаханәсенең йогышлы авыруларга диагноз кую бүлеге җитәкчесе, табиб-педиатр Лилия Зыятдинова...
    • 30 сентябрь 2014 - 11:20
      Өмәр БАЙКҮЛ: “Төркия татарлары турында фильм төшерәм”
      XIX гасыр башында татарлар арасында көчләп чукындыру башлана. Шунлыктан, шактый күп милләттәшләребез авыллары белән Төркиягә күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу аянычлы хәлләр турында Мәхмүт Галәүнең "Мөһәҗирләр" әсәрендә тәфсилләп язылган. Баксаң, 100 ел элек Босфор ярларына күчеп киткән татарларның оныклары бар. Алар гаиләләре тарихын өйрәнеп, шул вакыйгаларны дөньяга таратырга телиләр икән....
    • 30 сентябрь 2014 - 07:17
      Студентларга – өстәмә һөнәр
      Укучыларны һәм студентларны эшкә урнаштыру үзәге студентларны отель аниматорлары, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ташчы һөнәрләренә укыту-өйрәтүне оештыра. Киләсе елдан әлеге белгечлекләр буенча эшләү мөмкинлеге дә туачак. - Мәскәү осталары белән берлектә, ноябрь аенда отель аниматоры һөнәренә өйрәтәчәкбез. Алга таба әлеге студентлар җәйге каникулларда башка илләрдә булып, акча да...
    • 30 сентябрь 2014 - 07:07
      Юлларда сак йөрик!
      2014 елның 8 аенда шәһәребездә балалар катнашында 66 юл-транспорт кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. 70 укучы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Шуның 19ы "Электротехниклар" полиция бүлегенә туры килә. Нәтиҗә күрсәткәнчә, атнаның иң аварияле көне - чәршәмбе, һәлакәтләрнең зур күпчелеге 18-21 сәгать аралыгында була икән. Безнең 2нче гимназия шәһәрнең машиналар күп йөри торган...
    • 30 сентябрь 2014 - 06:59
      ГТО кире кайтты
      Шәһәр мәктәпләрендә ГТО нормалары тапшыру башланды. Беренче этапта 7 төр буенча спорт мәйданчыкларында 5-11нче сыйныф укучылары өч көн дәвамында үз көчләрен сынады. Өлкән һәм урта буын кешеләре хәтерлидер, Совет чорында, 1931 елдан алып 1991 елга кадәр ГТО (Готов к труду и обороне СССР) нормаларын, яшь үзенчәлекләренә карап, һәркем тапшыра иде....
    • 30 сентябрь 2014 - 06:56
      Грипп килә, сакланыгыз!
      Белгечләр быелгы грипп эпидемиясе сезоны Татарстанда октябрь ахырында башланачак, дип фаразлый. Рәсми мәгълүматларга караганда, сентябрьнең беренче атнасында ук Татарстанда ОРВИның 8 мең очрагы теркәлгән. Бу, җәй көне белән чагыштырганда, авыручылар саны 38 процентка арткан дигән сүз. Грипп корбаны булмас өчен табиблар иң элек, ким дигәндә, 7-8 сәгать йокларга, витамин запасы...
    Реклама