Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 26 ноябрь 2014 яңалыклары

    • 26 ноябрь 2014 - 12:36
      Безнекеләр җиңүче
      Чаллының җыелма командасы шахмат буенча республика чемпионатында җиңү яулады. Максим Самусенко, Артем Нәгыймов, Эдуард Ашиев, Александр Самусенко, Рәмзия Самусенко, Оксана Балмышованың зирәк уены нәтиҗәсендә шәһәребез командасы ике ел рәттән җиңде.
    • 26 ноябрь 2014 - 12:35
      Гузәл Удачина Чаллыда
      Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтлесе Гүзәл Удачина Чаллыга килде. Ул 26нчы гимназиядә, "Мәрхәмәт" балалар йортында, республика ятимнәр йортында булды һәм шәхси сораулар буенча халыкны кабул итте.
    • 26 ноябрь 2014 - 12:34
      Ярминкәләр гөрләде
      Үткән ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 180 тонна продукция сатылды. Анда 13 муниципаль район һәм җирле азык-төлек эшкәртү предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итте. Сәүдә мәйданнарында сатып алучылар соравы белән килограммы 40 сумнан карабодай ярмасы сатылды.
    • 26 ноябрь 2014 - 11:24
      КАМАЗ атнага 4 көн генә эшли
      Йөк автомобильләренә заказ кимү сәбәпле, КАМАЗда 24 ноябрьдән ел ахырына кадәр 4 көнлек эш атнасы игълан ителде. "КАМАЗ" ААҖ генераль директорының персонал һәм оештыру эшләре буенча урынбасары Сергей Романюк сүзләренә караганда, киләсе елда да тулы булмаган эш атнасы режимы сакланырга мөмкин.
    • 26 ноябрь 2014 - 11:15
      Осталыкка чикләр юк
      Күпләрнең телевизор экраныннан моноспектакльләр караганы бардыр... Бер артист башкара аны. Зур гына күләмле әсәрләрне дә гаҗәеп осталык белән, бөтен нечкәлекләренә кадәр сурәтлиләр алар. Мондый эшкә алыну өчен гаять зур хезмәт, чын талант кирәктер. Бер бөек кеше: "Ялкау кешегә бирелгән талант әрәмгә генә китә", - дип язып калдырган. Моның белән килешми...
    • 26 ноябрь 2014 - 11:12
      Депутат укучылар белән очрашты
      Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламент дәресләре үткәрде. Социаль комитет рәисе Светлана Захарова 37нче мәктәптә укучылар белән очрашты. Аның дәресе Татарстан парламентының 20 еллыгына багышланган иде. Мәктәпнең югары сыйныф укучылары депутат белән очрашуга ныклап әзерләнгәннәр. Күбесе Татарстан парламенты, кануннарны кабул итү процессын яхшы белә. Шуңа күрә очрашу кызыклы һәм...
    • 26 ноябрь 2014 - 10:42
      Канатлар очканда ныгый
      Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге кубогына Ризаэддин Фәхреддингә багышланган "Бел телеңне, бел халкыңны, бел халкыңның тарихын" исеме астында оештырылган Икенче ачык интеллектуаль бәйгедән канәгатьләнү хисләре белән кайттым. Телебезнең үсүе өчен шартлар авырая. Шиһабеддин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек шәхесләребез милләт һәм аның яшәеше өчен, халкыбызның динле, тәрбияле, укымышлы булуы...
    • 26 ноябрь 2014 - 10:41
      Сыра сатсаң, 6 мең сум штраф
      Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату закон буенча катгый тыела. Андыйларга 6000 сум штраф салына. Шуңа да карамастан, мондый төр җинаятьләр әле дә очрап тора. Чаллы эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искәндрова әйтүенчә, агымдагы елда 130 сәүдә предприятиесендә әлеге канунны бозу очраклары теркәлгән. 15 сәүдә...
    • 26 ноябрь 2014 - 08:28
      Балалар табибын сайлыйлар
      Үзеңнең яраткан табибыңа тавышны www.bestpediatr.ru сайтында 2 декабрьдән алып 26 гыйнварга кадәр биреп була. Табибларга һәм шәфкать туташларына түбәндәге номинацияләр буенча тавыш бирергә мөмкин: "Һөнәргә тугрылык", "Мәрхәмәтле йөрәк өчен" һәм "Профессионализм өчен". Шулай ук теләге булганнар үз фикерләрен, табибларга багышланган рәсемнәрен, фотографияләрне һәм видеосюжетларны калдыра алалар. "Минем яраткан балалар табибы"...
    • 26 ноябрь 2014 - 08:12
      Яшьләр белән эшне көчәйтергә!
      Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә үзенең беренче урынбасары Ринат Әзһәр улы Абдуллин белән таныштырды. Ринат Абдуллин хакимият органнарында озак еллар эшләгән кеше. Моның өстенә тәҗрибәле төзүче һәм икътисадчы да. 2004-2009 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган. Пенсиягә чыгу сәбәпле, эшеннән азат итүне сорап гариза язган Ильяс Хаҗип...
    • 26 ноябрь 2014 - 08:11
      Игелек кылу – изге бурычыбыз
      Орган залында "Кояш безнең һәрберебездә" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Ул "Церебраль параличлы балалар" хәйрия фонды оешуга 10 ел тулуга багышланды. Әлеге оешма 2004 елның ноябрендә барлыкка килгән иде. Шуннан бирле ул авыру балаларга ярдәм күрсәтә, аларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә биредә 350 бала исәптә тора. Хәйрия концертына Татарстан...
    Реклама