Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр белән эшне көчәйтергә!

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә үзенең беренче урынбасары Ринат Әзһәр улы Абдуллин белән таныштырды. Ринат Абдуллин хакимият органнарында озак еллар эшләгән кеше. Моның өстенә тәҗрибәле төзүче һәм икътисадчы да. 2004-2009 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган. Пенсиягә чыгу сәбәпле, эшеннән азат итүне сорап гариза язган Ильяс Хаҗип...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә үзенең беренче урынбасары Ринат Әзһәр улы Абдуллин белән таныштырды.

Ринат Абдуллин хакимият органнарында озак еллар эшләгән кеше. Моның өстенә тәҗрибәле төзүче һәм икътисадчы да. 2004-2009 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган.

Пенсиягә чыгу сәбәпле, эшеннән азат итүне сорап гариза язган Ильяс Хаҗип улы Мөхәммәтов Комсомол районы башлыгы вазифаларыннан азат ителде. Яхшы эшләгәне өчен аңа мактау грамотасы тапшырылды. Бу урынга конкурс игълан ителде.

Н.Мәһдиев үткән атнадагы мөһим вакыйгаларга тукталды. Педагогия институтында алган уңай тәэсирләре белән уртаклашты. Шәһәр советы сессиясенең милеккә салым ставкасын арттыру турындагы карары пенсионерларга кагылмый. Чөнки алар аннан азат, диде. Массакүләм мәгълүмат чараларына бу хакта аңлату эшләре алып барырга кушылды.

Наил Мәһдиев Казанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы хакында да сөйләде. Балалар шифаханәсенең "Г" блогын төзекләндерү һәм урамнарны чистарту өчен техника алырга акча биреләчәк. Кышкы бураннарда юлларны чистартуда оешма-предприятиеләрдән дә техника чыгарга тиешлеген ассызыклап үтте. Шимбә көнне Орган залында үткән хәйрия концертында катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтте. Анда җыелган акча балаларның сәламәтлеген ныгытуга тотылачак.

Хакимиятнең бүлек мөдире Александр Литвяковның "Чаллыда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру" турындагы чыгышы да зур кызыксыну белән тыңланды.

- Шәһәрдә 117 меңнән артык яшьләр бар. Аларның 33 меңгә якыны югары һәм махсус урта белем бирү йортларында укый. 49 меңе - мәктәпләрдә. 72 мең егет һәм кыз төрле тармакларда хезмәт куя, - диде ул.

Литвяковның чыгышын тыңлаганда, Наил Гамбәрович предприятие, учреждениеләрдә эшләүче яшьләрнең хәле белән кызыксынды. КамАЗ акционерлык җәмгыяте, катыргы-кәгазь комбинаты һәм җылылык үзәгеннән (ТЭЦ) кала, башка урыннарда яшьләрнең тормышына игътибар итүче юклыгына борчылуын белдерде.

- Әгәр яшьләр белән аралашмыйсың икән, алар белән башкалар шөгыльләнер. Болай да бит эчүчелек, наркоманлык, җинаятьчелек тамыр җәя. Шуңа күрә яшьләр темасы һәр җитәкченең игътибар үзәгендә булырга тиеш, - диде ул.

Моны күздә тотып, Наил Мәһдиев бу өлкәдә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү буенча бурычлар куйды.

Киңәшмәдә шулай ук коммуналь хуҗалык һәм башка мәсьәләләр буенча да зур сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев