Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Канатлар очканда ныгый

Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге кубогына Ризаэддин Фәхреддингә багышланган "Бел телеңне, бел халкыңны, бел халкыңның тарихын" исеме астында оештырылган Икенче ачык интеллектуаль бәйгедән канәгатьләнү хисләре белән кайттым. Телебезнең үсүе өчен шартлар авырая. Шиһабеддин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек шәхесләребез милләт һәм аның яшәеше өчен, халкыбызның динле, тәрбияле, укымышлы булуы...

Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге кубогына Ризаэддин Фәхреддингә багышланган "Бел телеңне, бел халкыңны, бел халкыңның тарихын" исеме астында оештырылган Икенче ачык интеллектуаль бәйгедән канәгатьләнү хисләре белән кайттым.

Телебезнең үсүе өчен шартлар авырая. Шиһабеддин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек шәхесләребез милләт һәм аның яшәеше өчен, халкыбызның динле, тәрбияле, укымышлы булуы өчен бик зур тырышлыклар куйганнар. Сезнең саф татарча сөйләшүегез, белемгә омтылуыгыз, күзләрегездәге дәртле очкыннар күңелебезгә рәхәтлек бирә.

Бәйге барышын күзәтеп утыручы Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәләре җитәкчесе шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Яр Чаллы язучылары оешмасының рәисе, Тукай бүләге иясе Вахит Имамов, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге рәисе Шамил Закировлар да сөенечләрен яшермәделәр. Шәмсия Җиһангирова сорауларының уңышлы сайлануына игътибар итте. "Телебезнең үсүе өчен шартлар авырая. Шиһабеддин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек шәхесләребез милләт һәм аның яшәеше өчен, халкыбызның динле, тәрбияле, укымышлы булуы өчен бик зур тырышлыклар куйганнар. Сезнең саф татарча сөйләшүегез, белемгә омтылуыгыз, күзләрегездәге дәртле очкыннар күңелебезгә рәхәтлек бирә", - диде шагыйрә.

Тарихи романнар остасы Вахит Имамов бәйгедә катнашучылар арасыннан тарихыбызны чын-чынлап өйрәнүчеләр дә чыгар әле, дигән өметен белдерде. "Төпле белем алган, халкыбыз тарихы белән ныклап кызыксынган балалар гына бу эш белән шөгыльләнә ала", - дип кисәтте ул.

Фәйрүзә Зөфәр кызы үзенең җиденче буын бабасының муллалык указына Ризаэддин Фәхреддин имзасы куелган булуын зур горурлык белән әйтеп китте. Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Наилә Миначева бу бәйгенең рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән дә уздырылачагын белдерде, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.

Бәйгенең авторы һәм алып баручысы, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның тарих укытучысы Динар Вәлиәхмәтов бәйгенең максатларына, үткәрү тәртибенә тукталды. Максатлар изге: укучылар арасында татар телен, интеллектуаль ял итү төрләрен популярлаштыру, татар халкының мәдәни мирасына игътибарны көчәйтү, шәһәребездә акыл эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән төрле бәйгеләр хәрәкәтен барлыкка китерү, бу хәрәкәткә яңа укучыларны тарту...

Укучыларга бирелгән 25 сорау өч темага бүленгән: "Ризаэддин хәзрәт", "Бөекләр белән биекләргә!", "Ирекле тема". Жюри составы да саллы. Институтның өч фән кандидаты, филология кафедрасы галимнәре Р.Хаҗиев, Д.Сибгатуллина, Р.Галиуллин җавапларны бик төгәл итеп тикшереп бардылар.

Бәйгедә 2, 3, 4, 12, 18, 29, 52, 54, 58, 79нчы мәктәпләр һәм гимназия-лицейлар катнашты. Һәр команданың үз исеме, үз капитаны. Исемнәрнең барысы да күңелгә ятыш: "Милләт кызлары", "Яшь мирасчылар", "Таң йолдызы", "Фикердәшләр", "Тукай оныклары", "Ак җилкәннәр", "Дуслык", "Очкыннар", "Балкыш".

Ике сәгатькә якын барган бәйгедә 52 нче мәктәп командасы беренче урынны һәм күчмә кубокны яулады. Җитәкчеләре Резеда Хәсәншина куанычын яшермәде. Дания Гайнетдинова белән бергәләп әзерләгәннәр икән укучыларны. Икенче урынга 29нчы гимназиянең "Яшь мирасчылар" командасы чыкты. Өченче дәрәҗә диплом һәм бүләк 4нче мәктәпнең "Ак җилкәннәр" командасына эләкте. Алардан бик азга гына калышкан 2нче гимназия командасына Рәхмәт хаты белән бергә өстәмә бүләк тә бирелде.

Бәйгене йомгаклап, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге рәисе, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Шамил Закиров бәйгедә катнашучылар арасында җиңелүчеләрнең булмавын әйтте. Барлык катнашучы командаларга да Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 84нче лицей командасы, бәйге өчен җаваплы булганлыктан, ярышта катнашмады. Ләкин аларның хезмәте дә югары бәяләнде.

Үземнең шәхси фикеремне дә өстәп куймый булдыра алмадым. 52нче мәктәп укучыларының җиңеп чыгуына "Шәһри Чаллы" газетасын һәм "Мәйдан" журналларын күпләп алдыруларының, аларны укып баруларының файдасы тими калмагандыр... "Көмеш кыңгырау" газетасына язылуда да алдынгы алар! Анысын 180 данә алдыралар икән!

Зәбир ХӘЛИМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев