Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 24 декабрь 2014 яңалыклары

    • 24 декабрь 2014 - 10:00
      Мөселманнарга сөенеч
      Чаллыда мөселманнар өчен көтеп алынган вакыйга булды. Яңа шәһәрнең 27нче бистәсендә Хәләл үзәк ачылды. Мондый ислам кануннарына нигезләнгән сәүдә йорты Татарстаныбызда бердәнбер. Биредәге барлык продукция дә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хәләл комитеты сертификатына ия. Элек "Славянский базар" дип аталган бу бинаны хәзер танырлык та түгел. Аңа өстәмә янкорма төзелгән, залы...
    • 24 декабрь 2014 - 06:35
      Мәүлид аена кердек
      2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рабигыль әүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Бу айның 12нче көнендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән. Шуңа да бу чорда кешеләр хәленнән килгәнчә туганнарын, якыннарын, якын-тирәдәге карт-корыны, яшь-җилкенчәкне табынга җыя. Мәүлид ае ахырынача шулай бер-берсенә...
    • 24 декабрь 2014 - 06:14
      Җурналистларны зурладылар
      ­Ки­чә шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се На­ил Мәһ­ди­ев ел йом­гак­ла­ры­на ба­гыш­лан­ган мат­бу­гат кон­фе­рен­ци­я­се кы­са­ла­рын­да жур­на­лист­лар бе­лән оч­раш­ты. Мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры вә­кил­лә­ре­нең күп­сан­лы со­рау­ла­ры­на җа­вап бир­де. Җур­на­лист­лар то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы, тө­зе­леш, му­ни­ци­паль җир­ләр­не бү­лү проб­ле­ма­ла­ры бе­лән кы­зык­сын­ды­лар. "Юл тө­зе­ле­ше­нә кил­гән­дә, 2015 ел­да әле­ге мак­сат­ка Чал­лы 1 млрд сум фи­нанс яр­дә­ме ала­чак. Яңа ел­да...
    • 24 декабрь 2014 - 04:00
      Прокуратура “ятьмәсендә” – идарә компанияләре
      Прокуратура 6 идарә итү компаниясендә гомумйорт чыгымнарын законсыз рәвештә тиешле суммадан артык түләтү фактларын ачыклады. Закон бозучылар исемлегендә - "Ремжилстрой", "Электротехниклар", "Паритет", "Камстройсервис", "ДОМиКО", "Вилюй" ИК җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре. Прокуратура әлеге компанияләр җитәкчеләренә кимчелекләрен төзәтүне таләп иткән хатлар җибәрде һәм октябрь, ноябрь айларында гомумйорт чыгымнары өчен коммуналь түләүләрне кабат исәпләүне...
    Реклама