Шəhри Чаллы

13 апрель 2015 яңалыклары

  • 13 апрель 2015 - 08:24
    375 шәһәрдәшебез “Өлкәннәр университеты” проекты кысаларында компьютер белән эшләргә өйрәнде
    375 шәһәрдәшебез "Өлкәннәр университеты" проекты кысаларында компьютер белән эшләргә өйрәнде. Аларның 75е "Уңайлы интернет: адым арты адым" программасы буенча укыды. Тиздән алар имтихан тапшырып, сертификат ала. Моның өчен өлкәннәр төрле социаль челтәрләрдә үз битләрен ясарга тиеш.
    894
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 07:48
    28 яшьлек егетнең мәетен күпер астыннан тапканнар
    Кичә Челнинка елгасы күпере астында узган елның 2 ноябрьдә югалган Евгений Головков мәете табылды. Мәгълeм булганча, егет шәһәребезнең 27 бистәсендә яшәгән.Соңгы тапкыр ул танышлары белән телефон аша нәкъ менә әлеге күпердән әлемтәгә кергән. Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча тикшерү эше бара. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә бу бәхетсезлек яки үз-үзеңә кул салу...
    780
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 07:00
    Коррупциягә – юк
    Яр Чаллы хакимиятендәге коррупциягә каршы комиссия составы үзгәртелде. Аннан шәһәр башкарма комитетының элеккеге аппарат җитәкчесе Илдар Яруллин һәм Комсомол районы башлыгы Ильяс Мөхәммәтов чыгарылды. Аларга алмашка башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин белән Комсомол районы хакимияте башлыгы Владислав Гаврилов килде.
    514
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 06:54
    Ветераннарны хөрмәтләп
    РФ Президенты В.Путин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аерым категория гражданнарга бер тапкыр түләү турындагы Указга кул куйган иде. Чаллыда бу мөмкинлектән 3927 кеше файдалана. Аларга 3000 һәм 7000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Барлык түләүләр дә Пенсия фонды тарафыннан тулы күләмдә финансланган һәм апрельдә пенсия счетына күчерелә.
    756
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 04:57
    Җиңү паркы нинди булыр?
    Шәһәрнең моннан 40 ел элек төзелгән Җиңү паркын реконструкцияләү буенча тәкъдим ителгән эскиз-идеяләр буенча җәмәгать фикер алышулары үтте. Паркны төзекләндерү Җиңү бәйрәменнән соң башлана. Җиңү паркын төзекләндерү турында беренче тапкыр үткән елның көзендә сүз кузгатылган иде. 16 октябрьдә Чаллыга эш визиты белән килгәч, ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов паркны...
    955
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 04:53
    Тегүчеләренең эше арта
    Тиздән Казан Башкарма комитеты шәһәрдә җитештерелгән мәктәп формасын кертү буенча өчьеллык программа төзияәк. Белгечләр фикеренчә, әлеге программа ярдәмендә туку сәнәгате вәкилләре һәм тегечүләрнең заказлар күләме дә, эш урыннары да артачак. Мондый тәкъдим белән Казанның тегү предприятиеләре чыккан. 8 апрельдә шәһәр мэры Илсур Метшин шәһәрнең бер ательесында булганнан соң, үз кулы...
    420
    0
    0
Реклама