28 май 2015 яңалыклары
-
Яшьләргә эш табу җиңелме?
Кичәге студентлар - хәзер инде дипломлы белгечләрнең бу көннәрдә киләчәкләренә юл яру, ягъни эшкә урнашу белән мәшгуль вакытлары. Иң мөһиме - сайлаган һөнәрең күңелгә ятышлы, акчалы, перспективалы булырга тиеш, ди егет һәм кызлар үзләре. Теләкләр хыялда гына каламы, әллә инде тормышка да ашамы? Әлеге сорау белән без яшь белгечләргә мөрәҗәгать...
-
Интернет һәм яшьләр
Соңгы 15-20 ел эчендә үтеп кергән яңа информацион технологияләр безнең җәмгыятьне тамырдан үзгәртте. Халык яңача аралаша, вакытын да башкача үткәрә башлады. Яңа заманның язылмаган яңа кануннары. Иң кызыгы шунда: чын, тере аралашулар, дуслар белән очрашулар кимеде. Урамда кемгә генә карама, олысының, кечесенең кулында кәрәзле телефон, планшетлар. Үзем белән дә шул...
-
9 мең фатирдан торган яңа район
Ижауның "Талан" компаниясе Чаллыда үзенең эшчәнлеген җәелдермәкче. Бу предприятие 9 мең фатирга исәпләнгән яңа торак район төзергә җыена.
-
Автобуслар кайта
Чаллыга Нефтекамскидан 200 зур автобус кайтырга тиеш. Аларны "Электротранспорт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять балансына тапшыралар. Әлеге предприятие базасында берләштерелегән трамвай һәм автобус муниципаль транспорт предприятиесе оештырырга исәп тоталар. Бүгенге көндә яңа оешмага хезмәткәрләр кабул ителә башлады. Белешмәләр өчен телефон: 46-03-70.
-
“Шәһәр-бакча” программасы
Чаллының төп магистральләре буена чәчәкләр утыртылган вертикаль вазоннар урнаштырыла. 220 чәчәклек 3 миллион чәчкә белән бизәлә. Алар арасында виола, бегония, цинерария, сальвия, яран, петуния һәм 300 меңнән артык лалә булачак.
-
Чаллыда торак йортларга капиталь төзекләндерү дәвам итә
Чаллыда торак йортларга капиталь төзекләндерү дәвам итә. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен яхшырту идарәсе башлыгы Рафаэль Кыямов әйтүенчә, бүгенге көндә бу эшне башкаручы подряд оешмаларына 320 миллион сум күләмендә аванс күчерелгән. Быел Чаллыда капиталь ремонтка 1 млрд 120 млн сум акча юнәлтелгән.