3 июнь 2015 яңалыклары
-
3 июнь 2015 - 10:59Пассажир транспортын оптимальләштерү22 июнь 13 сәгать 30 минутта хакимияттә шәһәр пассажир транспортын оптимальләштерү буенча җәмәгать тыңлаулары була.
-
3 июнь 2015 - 10:56Балалар товарлары сыйфатлымы?Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе 5 июньгә кадәр балалар товарлары куркынычсызлыгы һәм сыйфаты мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә" (843) 273-15-83) телефоны аша гражданнарга консультация бирә. Шалтыратулар 9.00-18.00 сәгатьләрдә (төшке аш 12.00-12.45) кабул ителә.
-
3 июнь 2015 - 10:42Вакансияләр ярминкәсеИртәгә чираттагы вакансияләр ярминкәсе уза. Анда 10 предприятие вәкиле катнаша. Алар арасында балалар шифаханәсе, Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак хезмәте, "Электротранспорт" предприятиесе һ.б. бар. Аларга инженер-конструктор, фельдшер, диспетчер, контролер, инспектор, программистлар кирәк.
-
3 июнь 2015 - 06:31Хәйрия концертыОрган залында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концерты булды. Билет сатудан кергән акча "Чудо-дети" фондына бина төзекләндерүгә тотыла. Концерт алдыннан бирегә килүчеләр фондка йөрүче балалар ясаган кул эшләре белән таныштылар. Ростислав Шабалин үзе ясаган картинаны башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиевка бүләк итте. Наил Гамбәрович, үз чиратында, хәйрия концертына килгән...
-
3 июнь 2015 - 06:22Путин чемпионатка килерме?Башкала Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнә. Мәскәү Кремлендә узган физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путиннан Казанда булачак дөнья чемпионатын ачуны сорады. - 24 июльдә Спортның су төрләре буенча чемпионат башланачак. Барлык сораулар да спорт министрлыгы һәм башка ведомстволар белән...
-
3 июнь 2015 - 06:06Яңа полислар бирү тыелганРусия Үзәк банкы "Росгосстрах" страховкалау компаниясенең лицензиясен чикләде. Бүгенге көндә әлеге компания Русиядә страховкалау базарының 35 процентын алып тора, саннар белән әйткәндә, анда 15 миллионнан артык кеше үзенең машинасын страховкалаган. Лицензияне чикләү сәбәбе, әлеге дә баягы, мәҗбүри рәвештә башка төр страховкалар тагу. Агымдагы елның март аенда бу кылыклары өчен әлеге...