Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа полислар бирү тыелган

Русия Үзәк банкы "Росгосстрах" страховкалау компаниясенең лицензиясен чикләде. Бүгенге көндә әлеге компания Русиядә страховкалау базарының 35 процентын алып тора, саннар белән әйткәндә, анда 15 миллионнан артык кеше үзенең машинасын страховкалаган. Лицензияне чикләү сәбәбе, әлеге дә баягы, мәҗбүри рәвештә башка төр страховкалар тагу. Агымдагы елның март аенда бу кылыклары өчен әлеге...

Русия Үзәк банкы "Росгосстрах" страховкалау компаниясенең лицензиясен чикләде. Бүгенге көндә әлеге компания Русиядә страховкалау базарының 35 процентын алып тора, саннар белән әйткәндә, анда 15 миллионнан артык кеше үзенең машинасын страховкалаган. Лицензияне чикләү сәбәбе, әлеге дә баягы, мәҗбүри рәвештә башка төр страховкалар тагу. Агымдагы елның март аенда бу кылыклары өчен әлеге компаниягә 800 мең сум штраф салынган иде. Узган елда "Росгосстрах" компаниясе 143 миллиард сум керем алган. Шулай булгач, аларга 800 мең түгел, хәтта 800 миллион сум штраф та куркыныч түгел. Компания эшчәнлеге белән канәгатьсезлек белдерүләр 2013 нче елда ук башланган. Узган елда Федераль антимонополия хезмәтенә 7 меңнән артык гариза язылган. Агымдагы елның 1 апреленнән

25 маена кадәр Русия Үзәк банкына 2300 гариза кабул ителгән. Ел башыннан Үзәк банктан "Росгосстрах" 385 тапкыр шелтә алган, 78 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган.

2013 елда компаниянең ул вакыттагы генераль директоры Данил Хачатуров: "Мин бернәрсә дә белмим, аны гади страховкалау хезмәткәрләре уйлап чыгаргандыр",- дип җавап биргән иде. Хезмәткәрләр исә, безгә өстән кушылды, без нишлик инде, дип җаваплыйлар. Менә шулай, эт-эткә, эт - койрыкка. Русиянең Үзәк банкы һәм Федераль антимонополия хезмәтенең кисәтүләренә дә колак салмаган компания гади кеше сүзен тыңлап та тормый инде. Минем фикеремчә, монда Үзәк банкның да гаебе бар. Чөнки страховкалау эшчәнлегенә алар лицензия бирә. Конкуренция булмау аркасында ике-өч компания страховкалау базарын яулап ала. Үзләре монополист тудыралар да, аннан аптырап йөриләр. Югыйсә, аларның лицензиясен, 2013 нче елда, күпләп канәгатьсезлек белдерүчеләр барлыкка килгәч тә, тартып аласы иде бит. Ике ел буена кешеләрнең түземлеген сынарга кирәкме әллә?

Сүз ахырында әлеге компанияда машиналарын страховкалаган кешеләрне тынычландырасы килә. "Росгосстрах" моңа кадәр бирелгән полислар буенча барлык чыгымнарны да каплаячак, яңа полислар бирү генә тыелган.

Агымдагы елның март аенда әлеге компаниягә 800 мең сум штраф салынган иде. Узган елда "Росгосстрах" компаниясе 143 миллиард сум керем алган. Шулай булгач, аларга, 800 мең түгел, хәтта 800 миллион сум штраф та куркыныч түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X