Шəhри Чаллы

Путин чемпионатка килерме?

Башкала Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнә. Мәскәү Кремлендә узган физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путиннан Казанда булачак дөнья чемпионатын ачуны сорады. - 24 июльдә Спортның су төрләре буенча чемпионат башланачак. Барлык сораулар да спорт министрлыгы һәм башка ведомстволар белән...

Башкала Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнә. Мәскәү Кремлендә узган физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путиннан Казанда булачак дөнья чемпионатын ачуны сорады.

- 24 июльдә Спортның су төрләре буенча чемпионат башланачак. Барлык сораулар да спорт министрлыгы һәм башка ведомстволар белән хәл ителгән. Сезне дә әлеге тантаналы чарага чакырып, чемпионатны ачарга вакыт табуыгызны сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга. Россия Президенты исә бу тәкъдимгә, "Чакыруыгызга рәхмәт, тырышырмын", дип җавап бирде, дип яза РИА Новости агентлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: