Һава торышы бозыла
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 7-11 октябрь көннәрендә һава торышының сизелерлек бозылуы көтелә.
Республикада озакка сузылган явым-төшем, көчле җил, кар бураны чыгарга мөмкин. Аерым алганда, 8 октябрьдә көнчыгыш районнарда көчле яңгыр, юеш кар явуы ихтимал. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Җилнең тизлеге көчәйгән...