“Күңел” радиосы – Мамадышта
Яңалыклар тасмасы

“Күңел” радиосы – Мамадышта

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте составына кергән радио ешлыгында "Күңел" радиосы Мамадыш районында сөйли башлады. Республикабызның шактый районнарында яшәүчеләрне үз тапшырулары белән сөендергән бу радиостанцияне хәзер "Нократ дулкыннары" ешлыгында да тыңларга мөмкин. Мәгълүм булганча, "Күңел" - Чаллы шәһәрендә 1997 елда ачылган беренче татар радиосы. Радиода төрледән-төрле тапшырулар әзерләнә. Әлбәттә инде, музыкага, көндәлек...

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте составына кергән радио ешлыгында "Күңел" радиосы Мамадыш районында сөйли башлады.

Республикабызның шактый районнарында яшәүчеләрне үз тапшырулары белән сөендергән бу радиостанцияне хәзер "Нократ дулкыннары" ешлыгында да тыңларга мөмкин.

Мәгълүм булганча, "Күңел" - Чаллы шәһәрендә 1997 елда ачылган беренче татар радиосы. Радиода төрледән-төрле тапшырулар әзерләнә. Әлбәттә инде, музыкага, көндәлек хәбәрләргә аерым игътибар бирелә.

Узган ел "Күңел"не Саба һәм Биектау районнарында да тыңлый башладылар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев