Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Маймычлар җибәрелде

Түбән Кама сусаклагычында балык запасын арттыру йөзеннән, балыкчылык инспекциясе 6 тонна сазан маймычы җибәрде. Ул Чулман елгасының югары өлешендә, Минзәлә районында башкарылды. Бу ике еллык балыклар Зәй балык заводында үрчетелгән, һәрберсе 150 граммны тәшкил итә. Исегездәдер, июль аенда Чулманга 58 данә сөләйман балыгы җибәрелгән иде. Алар Чабаксар балык заводыннан китерелде....

Түбән Кама сусаклагычында балык запасын арттыру йөзеннән, балыкчылык инспекциясе 6 тонна сазан маймычы җибәрде.

Ул Чулман елгасының югары өлешендә, Минзәлә районында башкарылды. Бу ике еллык балыклар Зәй балык заводында үрчетелгән, һәрберсе 150 граммны тәшкил итә. Исегездәдер, июль аенда Чулманга 58 данә сөләйман балыгы җибәрелгән иде. Алар Чабаксар балык заводыннан китерелде. Быел гына да Түбән Кама сусаклагычына биш тапкыр маймычлар җибәрелде. Киләчәктә балыкчылык инспекциясе балык запасын тулыландыруны дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев