Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 7 октябрь 2015 яңалыклары

    • 7 октябрь 2015 - 11:00
      Маймычлар җибәрелде
      Түбән Кама сусаклагычында балык запасын арттыру йөзеннән, балыкчылык инспекциясе 6 тонна сазан маймычы җибәрде. Ул Чулман елгасының югары өлешендә, Минзәлә районында башкарылды. Бу ике еллык балыклар Зәй балык заводында үрчетелгән, һәрберсе 150 граммны тәшкил итә. Исегездәдер, июль аенда Чулманга 58 данә сөләйман балыгы җибәрелгән иде. Алар Чабаксар балык заводыннан китерелде....
      1053
      0
      0
    • 7 октябрь 2015 - 09:53
      “Күңел” радиосы – Мамадышта
      "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте составына кергән радио ешлыгында "Күңел" радиосы Мамадыш районында сөйли башлады. Республикабызның шактый районнарында яшәүчеләрне үз тапшырулары белән сөендергән бу радиостанцияне хәзер "Нократ дулкыннары" ешлыгында да тыңларга мөмкин. Мәгълүм булганча, "Күңел" - Чаллы шәһәрендә 1997 елда ачылган беренче татар радиосы. Радиода төрледән-төрле тапшырулар әзерләнә. Әлбәттә инде, музыкага, көндәлек...
      858
      0
      0
    • 7 октябрь 2015 - 08:05
      “Зебра” акциясе
      Шәһәрдә 10 октябрьгә кадәр "Зебра" акциясе үтә. Тиешле урыннардан җәяүлеләрне үткәрмәгән өчен шоферларга 1500 сум штраф яный. Җәяүлеләр үзләре юлны тиешсез җирдән чыксалар, 500 сум штраф түләргә туры килә.
      618
      0
      0
    • 7 октябрь 2015 - 07:58
      Мамонтлар өстендә яшибез
      Чаллы оешмаларының берсендә ком бушатканда мамонт һәм борынгы фил сөякләренә тап булалар. Әлеге табылдыклар боз чорына туры килә, ди белгечләр. Бер сөякнең бәясе интернетта 5 меңнән 40 мең сумга кадәр дип бәяләнә.
      624
      0
      0
    • 7 октябрь 2015 - 07:47
      Гриппка каршы прививка
      Чаллыда 19 мең балага гриппка каршы бушлай прививка ясалган. 6 айдан алып 18 яшькә кадәр 32 мең балага вакцина ясау планлаштырыла. Моның өчен ата-аналарның рөхсәте кирәк. Гриппның беренче дулкыны ноябрь ахыры декабрь башында башланыр дип көтелә.
      590
      0
      0
    • 7 октябрь 2015 - 06:13
      Балалар технопаркы ачыла
      Чаллы IТ-паркы базасында Татарстанда беренче балалар технопаркы ачыла. Аны сафка кертү 2015 елның декабренә планлаштырыла. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматларына караганда, 600дән артык бала виртуаль иярченнәр, чын коптерлар очыру белән, нейро-программалаштыру, робототехника һәм башка техник юнәлешләрдә шөгыльләнә алачак. Проектны тәкъдир итү Мәскәүдә үтте һәм ул "Балаларга өстәмә белем бирү...
      811
      0
      0
    • 7 октябрь 2015 - 06:11
      Һава торышы бозыла
      Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 7-11 октябрь көннәрендә һава торышының сизелерлек бозылуы көтелә. Республикада озакка сузылган явым-төшем, көчле җил, кар бураны чыгарга мөмкин. Аерым алганда, 8 октябрьдә көнчыгыш районнарда көчле яңгыр, юеш кар явуы ихтимал. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Җилнең тизлеге көчәйгән...
      1075
      0
      0
    Реклама