2 февраль 2016 яңалыклары
-
“КАМАЗ” яңа корылмалар ясый
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең ремонт-инструмент заводында тәҗрибә өчен урамда кулланыла торган товарлар җитештерә башладылар. Бу - металл корылмалар, футбол кыры өчен коймалар, балалар таганнары. Предприятиедә товарларны арзан һәм югары сыйфатлы дип ышандыралар. РИЗ яңа товарларны Чаллы һәм республиканың торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә тәкъдим итә. Товарларга берәмләп тә, серияләп тә заказ бирергә була.
-
Чаллылылар чиста су эчә
Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев фатирларга торбалардан килә торган суны кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз дип саный. Мәгълүматлардан күренгәнчә, 2015 елда сыйфат буенча тикшерүгә алынган 329 пробаның 28ендә генә санитар-химик тайпылышлар күзәтелгән. 994 тикшерүнең 5ендә генә микробиологик күрсәткечләр нормага туры килмәгән. Баш санитар табиб фикеренчә, Чаллы фатирларына сәламәтлек өчен зарарсыз...
-
Чаллыда Татарстан иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсе ачыла
Тиздән "Мастеровые" театры бинасында Татарстан иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсе эшли башлый. - Мондый бүлмә Казанда бар. Ләкин Чаллы кешеләренә анда бару уңайсыз. Шуңа күрә иҗтимагый палатаның кабул итү бүлмәсен үзебездә ачарга булдык, - ди ТР Иҗтимагый палата әгъзасы, "Мастеровые" театры директоры Армандо Диамантэ. - Ул театрда була. Үзләренең хокуклары...
-
Чаллы спортчылары уңыш казанды
Казанда спортның катнаш көрәш төрләре буенча Татарстан чемпионаты булды. Анда Чаллы данын 8 спортчы яклады. Ике тапкыр Татарстан чемпионы булган Ришат Харисов 61 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында бу юлы икенче урынны алды. Ә 93 килограммлы пәһлеваннар арасында Илнур Сәмигуллин (рәсемдә) җиңүче булды. Узган ел студентлар арасында Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән...
-
Декларация кампаниясе старт алды
2016 елның Декларация кампаниясе старт алды. Салымнар салым агенты тарафыннан тотып калынмаган булса, 2015 елда алган табышлары турында физик затларга агымдагы елның 4 маена кадәр хисап тотарга кирәк, дип хәбәр итә intertat.ru Әгәр 2015 елда өч елдан да азрак милектә булган милекне саткан очракта; фатирны һәм башка милекне вакытлыча кулланышка,...
-
Балаларга - бушлай
Россиянең 16 яше тулмаган балалары өчен Болгариягә виза түләүсез булачак. Әлеге чара Болгария курортларына баручы Россия балаларының санын арттырырга булышачак. Бу яңалыкны Болгариянең туризм министры Николина Ангелкова җиткергән. "Шул ук вакытта башка социаль төркемнәргә дә виза буенча ташламалар ясау буенча эш алып барыла", - дигән министр. Тагын бер яңалык -...
-
КАМАЗга кунаклар килде
КАМАЗ заводына Кубадан делигация килде. Алар предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Кунаклар шулай ук заводның төп җыю конвеерын карадылар. "КАМАЗ" шассиенда җыелган махсус янгын сүндерү техникасы белән таныштылар. Куба вәкилләре КАМАЗда узган елның язында да килгән иде. Ул чакта алар компания топ-менеджерлары белән үзләренең илендә КАМАЗ йөк машиналарын...