29 февраль 2016 яңалыклары
-
Салават кубогы хуҗасын тапты
Узган ял көннәрендә Чаллы ипподромында Салават Кубогына ХХ юбилей ярышлары узды. Көн җылы булгач быел спортның бу төрен яратучылар күп килгән иде. Ярышлар Россия һәм Татарстан чемпионатының сайлап алу туры кысаларында үтте. Анда катнашучылар старт кертемнәрен гадәттәгечә Чаллының ятимнәр йортына тапшырдылар. Спортчылар "Национальный", "Объединенный" дип исемләнгән узышларда көч сынаштылар. Кышкы...
-
“Хәләл Үзәк”тә хаҗиләр мәҗлесе узды
27 февральдә Чаллының "Хәләл Үзәге"ндә шәһәр хаҗиләре мәҗлесе узачагы турында хәбәр иткән идек инде. Билгеләнгән вакытка бу көнне хаҗиләрнең шактый өлеше җыелды. Килүчеләр арасында шулай ук әле хаҗ кылмаган, әмма аңа әзерләнүчеләр, гомумән хаҗ гыйбадәте белән кызыксынучылар да бар иде. Алар биредән үзләре өчен шактый бай мәгълүмат алып киттеләр. Бер...
-
Бензингә акциз күтәрелә
1 апрельдән бенизинга акциз - 2 сум, дизель ягулыгыныкы 1 сумга арта. Кичә Дәүләт Думасында депутатлар тарафыннан кабул ителгән Салым кодексына үзгәрешләр әнә шуңа китерәчәк. Бер айдан соң бензинның бер тоннасына акциз бәясе 10 мең 130 сум, дизель ягулыгыныкы 5 мең 293 сум булачак. Россия Финанс министрлыгы белгечләре әлеге үзгәрешләр...
-
Каникуллар якынлаша
Мәктәп укучыларының язгы каникуллары якынлаша. Быел Татарстан мәктәпләрендә яллар 21нче мартта башлана. Укучылар 9 көн - 29 мартка кадәр ял итәчәк. 30 марттан дүртенче чиреккә старт бирелә.
-
Машинасыз да калдыралар
Суд приставлары Чаллы - Әлмәт юлында банкка 900 мең сум бурычы җыелган ир-атның автомобиленә арест салган, дип хәбәр итә суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мабугат хезмәте. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда аның машинасын туктаткан, шуннан соң урынга килеп җиткән суд приставлары Volkswagen Golf Plus автомобиленә арест салып, банк вәкиленә тапшырган.
-
Сак булыгыз юлларда!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, бүген - 28 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көн дәвамында кар һәм юеш кар явачак. Кайбер районнарда буран булачак. Җилнең көчәю ихтималы зур. Игътибарлы булыгыз, юлларда көчле бозлавык саклана. 29 февральгә каршы төндә - 6-11, аязганда 16 градус...