11 май 2016 яңалыклары
-
11 май 2016 - 13:43Чаллыда – бокс ярышлары14 майда Боз сараенда "Чаллы һәм шәһәр төзелеше" призына бокс ярышлары була. Анда Германия спортчылары белән россиялеләр көч сынаша. Дәрәҗәле кунаклар арасында бокс буенча күп тапкыр чемпион булган Россия Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, Россия җыелма командасының баш тренеры Александр Лебзяк, Россия бокс федерациясе башкарма директоры Евгений Судаков һәм Татарстан...
-
11 май 2016 - 13:39Чаллы каратэ командасы уңышлы чыгыш ясадыЧаллының каратэ командасы Орелда узган Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. "Ката-группа" төркемендә Виталий Скворцов, Сергей Кулачек, Антон Фомин алтын медаль белән бүләкләнделәр. "Ката-бункай" төркемендә Антон Фомин белән Сергей Кулачек Россия җыелма командасына тагын бер алтын медаль китерделәр.
-
11 май 2016 - 13:36Чаллы татар дәүләт драма театрында – премьераЧаллы татар дәүләт драма театрында быел тагын бер премьера була. 25-26 майда театр бинасында шәһәрдәшебез Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча "Ул бит кичә иде" комедиясе тамашачыларга тәкъдим ителә. Спектакльне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов сәхнәләштерде.
-
11 май 2016 - 13:34Чулман проспеты төзекләндереләЧулман проспектын капиталь төзекләндерү Сөембикәне яңартуга караганда 30 миллион сумга кыйммәтрәк булачак. Биредә мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында 250 ясалма киртә куела. Шулай ук Чулман-Нариман, Чулман-Ак. Королев, Чулман-Яшьлек урамнары киселешендә светофорлар барлыкка киләчәк.
-
11 май 2016 - 13:32Мәгариф хезмәткәрләре киңәшә13 майда Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары катнашында республикакүләм киңәшмә узачак. Аның барышында 2016 елда 9 һәм 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына...
-
11 май 2016 - 13:32Шәһәребезнең киләчәге өметлеМоношәһәрләрне үстерү фонды җитәкчелеге 2015 елдагы эшчәнлеге турында оешманың күзәтү советы алдында хисап тотты. Аннан күренгәнчә, 2015 елда Фонд Россия Федерациясенең 17 субъектында эш башлаган, алар белән хезмәттәшлек турындагы генераль килешүләргә кул куелган. Чаллыга килгәндә, моношәһәрләрне үстерү фонды мәгълүматына караганда, автоградтан инвестицияләр пакетына дүрт проект - "Мастер" Кама индустриаль паркы,...