21 май 2016 яңалыклары
-
"Изге Болгар җыены" ачылып, Болгар академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды
Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены бара. Аны ачу тантанасын уздыру өчен Болгар ислам академиясе төзелә торган урыннан берничә метр ераклыкта гына сәхнә урнаштырылган. Ул зәңгәрсу, яшкелт, сары һәм ак төсләрдәге татар милли бизәкләре белән бизәлгән иде. Тамашачылар өчен махсус эскәмияләр урнаштырылган. "Изге Болгар җыены" на килүчеләр өчен Болгар тарихын чагылдырган...
-
Сыра сату тыела?
Россиядә пластик шешәләрдә сыра җитештерми башлаячаклар. Әлеге закон киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. 2017 елның июленнән исә аларны тулысынча сату тыелачак. Бу кануны бозучыларга 100-500 меңгә кадәр штраф салыначак.
-
Шәһәр урамнарында - шоферсыз йөрүче машина
Uber компаниясе машина йөртүчедән башка да хәрәкәт итә алучы машина ясап чыгарды. Бүгенге көндә инде аны Питтсбург шәһәре урамнарында күрергә мөмкин. Машинага дистәләгән камералар, лазерлы сканерлар куелган. Алар урамдагы хәрәкәтне күзәтеп машинаның компьютер системасына җиткерә һәм шул рәвешле барлык кагыйдәләр буенча төгәл йөри. Ул үзе борылышлар да ясый, җәяүлеләрне дә...
-
Машинаны җир йоткан
Шәһәр үзәгендә асфальт ярылып автомобиль тулысынча диярлек җир астына төшеп китә. Бәхеткә Honda Fit хуҗасы бу вакытта салон эчендә булмый, ул машинасын парковкага куеп үз эшләре белән киткән була. Кире әйләнеп кайтуга ул бик тә аяныч күренешкә тап була. Барнаулда булган әлеге вакыйга урынына тиз арада ЮХИДИ инспекторлары һәм коткаручылар...
-
Чаллыда берьюлы 50 мең укучы биеде
Чаллыда "Танцующие Челны» исеме астында бик тә матур чара үтте. 50 меңгә якын мәктәп укучысы шәһәр паркларында, мәдәният йортлары каршында, мәктәп ишегалларында бердәм төстә төрле халыкларның биюләрен башкарды. Әлеге үзенчәлекле акциядән видео - https://vk.com/video52967547_456239023?z