1 июнь 2016 яңалыклары
-
Пугачева үлгән
Берәм-берәм эстрада йолдызлары китеп бара. "Бурановские бабушки" төркемендә җырлаучы Пугачева фамилияле әби дә җан тәслим кылган ди.
-
Кызынырбыз комлыкта
Бүген Чаллыда коену сезонын ачып җибәрделәр. Дөресерәге шәһәр пляжлары рәсми рәвештә эшли башлады.
-
Энгель Фәттахов балалар йортында тәрбияләнүчеләрне матбугатка яздырды
ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең #Подпишиблизких, #Подпиширодителей дип аталган матбугатка язылу акциясенә кушылды.
-
Сак булыгыз юлларда!
31 майда Чаллы белән Алабуга арасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Социаль челтәрләрдә, кеше үлеменә китергән әлеге һәлакәтне төшереп алган видео пәйда булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа М7 "Волга" трассасының 1030 нчы чакрымында 7:45 сәгатьтә килеп чыккан. "МАЗ" машинасының төп юлдан баручы "КамАЗ"га юл бирмәве ачыкланган. Бәрелешаркасында "МАЗ"ның...
-
“Газеталарны уку – электән килгән матур йола”
#подпиши родители #подпиши близких Республикабызда "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан ММЧна яздыр" акциясе киң колач алды. Теләгән кеше үзен һәм туганнарын ТР Дәүләт хезмәтләре (Государственные услуги РТ) порталы аша, онлайн режимда, төрле басмаларга яздыра башлады. Шәһәребезнең танылган автор-башкаручысы, алып баручы Илнур Гомәров та әлеге чарага кушылып, үзен...
-
Үлгәннәрнең каберен бел!
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина мәрхүм булган тормыш иптәше, баянчы Рөстәм Хәйруллин каберен чистартып, чәчәкләр утыртып кайткан. Быел март аенда Рөстәм абыйның вафатына 6 ел булды…
-
Фәхишәләрне рәсми эшләтә башламакчылар
Укранинада "борынгы һөнәр" ияләре фәхишәләрне рәсми эшләтүне сорап ил башы Порошенкога петиция юллаганнар.Әлегә аңа 35 кеше генә кул куйган, Югары Радада рәсмиләштерү турында закон кабул ителсен өчен 35 мең имза җыярга кирәк икән.
-
Безнекеләр - Германиядә
Яр Чаллы хакиме ТР президенты белән Германиягә китте. Бу өч көнлек сәфәрдә республикабызның юагы даирәдәге түрәләре, министрлар, шәһәрләр җитәкчеләре катнаша.
-
Алда –бәйрәм яллары
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,
-
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, мөрәҗәгать итә.
"Кадерле яшь дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр һәм хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
-
Комарлы уен бизнесы оештыручыны җәза көтә
Чаллыда бер кеше уен бизнесы оештыруда шикләнелеп кулга алынды.