7 июль 2016 яңалыклары
-
Һаваны пычратма!
Татарстанда «Саф һава» операциясе бара. Бүгенге көнгә экологлар 800ләп автомобильне тикшергән, 60ы экология нормативларына туры килми дип табылган. Аларга 500 сум күләмендә штраф салынган. Операция 30нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Эшмәкәрләрне – парта артына
Татарстан эшмәкәрләрен, шул исәптән Чаллы эшкуарларын, виртуаль парта артына утырттылар. Шулай итеп, берәүләргә үз эшләрен башлап җибәрергә, икенчеләренә җитештерү күләмен һәм табышны арттырырга булышалар. Бу махсус программаның асылы нидән гыйбарәт соң?
-
Яңа канун расланды
Россия Президенты Владимир Путин кыйнау, алимент түләмәү, урлау һәм мошенниклыкның кайбер төрләрен административ хокук бозуга кертү турындагы законны имзалады. Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән закон 21 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан хупланды һәм 29 июньдә Федерация Советы тарафыннан расланды. Кыйнау беренче тапкыр кылынган очракта, ул РФ Җинаять кодексы буенча каралмый,...
-
Бигеш аэропорты билет бәяләрен киметә
Хәзер сервис җыемын исәпкә алмаганда Бигеш аэропортыннан Самарага 2000 сумга очарга була. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, киметелгән тарифлар буенча авиабилетлар сатуга чыккан Инде, дип яза intertat.ru
-
Чаллыга Президент килә
Чаллыга эшлекле визит белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килә. Аны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев озатып йөрер дип көтелә. Рөстәм Нургали улы сәнәгать зонасындагы төзекләндерелгән юл инфростуктурасын ачуда катнашырга тиеш. Шулай ук бүген шәһәребездә "ТЭМПО" металлургия комбинаты, "Федерал-Могул" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә тантаналы төстә эшли башлый.
-
Балаларга ташлама белән
Июнь аенда кертелгән 10нан алып 17 яшькә кадәр балаларга тимер юлда йөргән өчен җәйге 50 процентлы ташлама билетлар сатуны арттырган. "674,5 меңнән артык бала сәфәр кылган, бу узган елгыдан 16,6 процентка күбрәк", - диелгән "Россия тимер юллары" ААҖ хәбәрендә. Июнь-август айларына барлыгы 1,5 млннан артык ташламалы билет сатылган. Компания искәрткәнчә,...
-
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе "кайнар линия" ачты
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә 1 июльдән "кайнар линия" эшли башлады. Әлеге "кайнар линия" 18 сентябрьдә узачак җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау уңаеннан сайлаучыларга хезмәт күрсәтәчәк.