3 август 2016 яңалыклары
-
3 август 2016 - 11:46Тыелып торырга кирәк!Һава торышының нормадан күпкә эссе булуы сәбәпле, Чаллыда 4нче дәрәҗәдә янгын куркынычсызлыгы игълан ителде. Шул ук вакытта автокалада "Торак" операциясе дә бара.
-
3 август 2016 - 11:41Чаллы төзүчеләрен Тямаев котлый12 августта Яр буе паркы мәйданында төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм була. Ул 17 сәгатьтә башлана. Чаллы төзүчеләре һөнәри бәйрәмгә 277,7 мең.кв.м. коммерция торагын файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу - 36 күп катлы йорт дигән сүз. Бәйрәмдә Фирдүс Тямаев һәм "Премьер-министр" поп-группасы да чыгыш ясый. 22 сәгатьтә салют булачак.
-
3 август 2016 - 11:40Чаллы мәктәпләре сынау тотаМәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре, "Мәктәп туклануы" комбинаты, янгын куркынычсызлыгы, Роспотребнадзор вәкилләреннән торган комиссия 5 августка кадәр Үзәк райондагы 33 мәгариф учреждениесенең яңа уку елына әзерлеген тикшерә. Балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү 11 августта башлана.
-
3 август 2016 - 11:33Чаллы – лидерЧаллы - төрле өлкәләрдә уңышлы эшләүче шәһәр. Электрон хезмәтләрне дәүләт порталы аша башкаручыларның күплеге белән калабыз шушы көннәрдә беренче урын яулады. Агымдагы елның беренче яртысында чаллылылар электрон хезмәтләрдән барлыгы 1,3 миллион тапкыр файдаланганнар.
-
3 август 2016 - 11:31Плитәне тикшертәм дип, акчасыз калганнарШәһәребездә ялган газовиклар җинаятьчел төркеме тоткарланды. Бу хакта Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсендә узган брифингта сөйләделәр. Рязань өлкәсеннән килгән 23-34 яшьләрдәге егетләр, үзләрен газовиклар дип танытып, пенсионер әбиләрнең өйләренә үтеп керә.