12 август 2016 яңалыклары
-
12 август 2016 - 12:21Кабат ОСАГО хакындаЮл йөрү кагыйдәләрен артык күп бозучылар өчен яңа закон керәчәк. Россия автомобиль иминиятләштерүчеләр берлеге штрафлар күләменә карап ОСАГОны арттыру коэффициентын инде эшләгән. Берлек әзерләгән шкала нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен биш тапкырдан артык бозмаган автомобиль йөртүчеләр ОСАГОның база бәясен түләячәк. Ә 5тән 9га кадәр кагыйдә бозучыларга карата коэффициентны 1,86 дәрәҗәсендә билгеләү...
-
12 август 2016 - 12:19Икенче икмәк кыйммәтләнәЕл ахырында Россиядә бәрәңгегә инфляция шаукымы кагылырга мөмкин. "Быел бәрәңгенең күпчелек өлеше узган елгы калган орлыктан утыртылды, ул да бик әйбәт сыйфатлыдан түгел иде. Һава шартлары да бик уңай килмәде; урыны белән корылык, урыны белән артык дым булды.
-
12 август 2016 - 12:18Чаллыда – бал ярминкәсе14-21 августта "Азатлык" мәйданында "Бал ярминкәсе" эшли. Анда крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар, шәхси эшмәкәрләр һәм умартачылар катнаша. Алардан сәүдә урыны өчен түләү алынмый.
-
12 август 2016 - 12:14Чаллыда – гаҗәеп йортЧаллы яр буенда SunDale клубы янында үзенчәлекле йорт төзергә планлаштыралар. Ул әйләндереп капланган бинаны хәтерләтәчәк. "Майтек-Изолюкс" компаниясе директоры Евгений Сушков әйтүенчә, аның проекты якын арада шәһәр советы утырышында каралырга тиеш.
-
12 август 2016 - 12:13Пылау белән сыйлыйларЧаллы шәһәренең күпчелек мәчетләрендә җомга намазына килүчеләрне пылау белән сыйлау гадәткә керде. Аның максаты - җомга көненә чын-чынлап бәйрәм төсе бирү, мохтаҗларны сөендерү. Пылау пешерү "Нур-Ихлас" мәчетендә урамда зур казаннарда башкарыла. Мөселманнар бу игелекле гамәл өчен мөхтәсибәткә бик рәхмәтле.
-
12 август 2016 - 12:10«Агыйдел» форумы башланды10-23 август көннәрендә Актаныш районында III төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы уза. Анда Чаллы яшьләре дә катнаша. Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан 90 мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениясе студентлары катнашачак. Россия регионнарыннан 50гә якын кеше көтелә. Яшьләр алдында Европа Советы спикерлары һәм тренерлары чыгыш ясаячак.