15 октябрь 2016 яңалыклары
-
Владимир Путин самолетының эче һәм кайбер серләре күрсәтелде [эксклюзив видео]
Россия1 каналында 1 нче санлы борт, Ил-96-300 - Русия президенты очкычы турында фильм эфирга чыкты. Журналист Аркадий Мамонтов илбашлыгы Владимир Путинның очкычының эчен күрсәтте һәм кайбер серләрен ачты. Фильм башында Путинның Казанга очарга әзерләнүе әйтелде. видео - https://www.youtube.com/watch?v=cp-7OpFEQEg
-
Ветераннарны һәм ятимнәрне торак белән тәэмин итү катгый контроль астында
Бүген республикада ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча егерме дүрт йорт төзелә. Аларга 131 ветеран күчәр дип планлаштырыла.
-
Россиядә шикәргә бәя арту сәбәпләре ачыкланды
"Шикәр эше" буенча утыз дүрт заводка һәм коммерцияле булмаган «Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге» оешмасына карата карар чыгарылды. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе «Шикәр эше»нә нокта куйды. Комиссия 34 заводка һәм коммерцияле булмаган «Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге» оешмасына карата карар чыгарды.
-
“Гарри Поттер” - татар телендә
Империус, импервиус, инфлэтус... Бу магик сүзләрне, маңгаена яшен рәсеме төшкән малайны күпләрегез хәтерлидер. Тиздән "Гарри Поттер" турындагы сигезенче әсәр татар телендә рәсми рәвештә чыгарга мөмкин!
-
Аеклык ноктасы
Узган ел республикада, социаль ятимлекне киметү максатыннан, «Аеклык ноктасы» дип аталган яңа пилот проект эшли башлаган иде. Әлеге медик-социаль программа иң беренче чиратта эчкече аналарны дәвалауга йөз тота. Быел әлеге проект өчен 5,81 миллион сум бүленгән, Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 45 эчкече ана сайлап алынган.
-
Җиде көннән тапканнар
Чаллының Сидоровка бистәсендәге бер фатирда ялгыз ирнең мәете бер атна яткан. Ирнең күптәннән күренмәвенә һәм подъезддагы начар искә эче пошып, Бер күршесе полициягә мөрәҗәгать итә, мәетне шуннан соң табалар. Суд-медицина экспертизасы раслаганча, 79 яшьлек ир үз үлеме белән үлгән.
-
Cак астында калдыралар
Татарстанда чиркәүләр яндыру һәм «Түбәнкаманефтехим»га кулдан ясалган реактив ракеталар очыруда гаепләнүче тугыз кеше, мәхкәмә карары белән, тагын алты айга сак астында калдырыла. Исегезгә төшерәбез: «Чистай җәмәгате» төркеме әгъзалары террорчылык берлеге оештыруда, анда катнашуда, террор һөҗүмнәре ясауда һәм аларга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал әзерләүдә һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.