17 октябрь 2016 яңалыклары
-
17 октябрь 2016 - 13:11Сак йөрегез!ТР Гидрометцентр үзәге хәбәр итүенчә бүген төннә һәм иртәгә иртән Татарстан юлларында бозлавык көтелә. ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга, тизлек режимын сакларга чакыра.
-
17 октябрь 2016 - 11:59Тукай районында югалган балыкчыларның киеме табылганШимбә, 15 октябрьдә, югалган балыкчыларның берсенең курткасы табылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Кием Мараткановныкы һәм элек балыкчы көймәсе табылган урыннан 150 метр ераклыкта табылган. Ир-атның туганнары - хатыны, малае һәм апасы куртка, чыннан да, аныкы булуын раслаган.
-
17 октябрь 2016 - 08:07Яңа йортлар сафка баса10 октябрьгә Чаллыда 179,7 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылды. Бу еллык күләмнең 59,9 % тәшкил итә. Ел ахырына кадәр Чаллыда тагын 120 мең кв.метр торак төзеләчәк.
-
17 октябрь 2016 - 07:50Путинга – Чаллы кәшәкәсеТанылган хоккейчы Данис Зариповның Чаллыдагы "ЗаряД" заводы РФ Президенты Владимир Путинга махсус кәшәкә эшләп чыгарган. Аңа "Җиңүләр коралы" дип исем дә биргәннәр. Кәшәкәнең дизайны да үзенчәлекле, ул башкаларын кабатламый. Исегезгә төшерәбез, "ЗаряД" заводы Чаллыда август аенда ачылган иде. Анда елына 40 мең кәшәкә ясап чыгарырга планлаштыралар.
-
17 октябрь 2016 - 07:3410 ШӘҺӘР ТАТАРЧА ДИКТАНТ ЯЗАЧАК!29 октябрьдә "Татарча диктант" акциясе узачак. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. "Татарча диктант" - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар...
-
17 октябрь 2016 - 07:27Чаллы кызы – беренчеЧаллы кызы Зәрина Шәфигуллина Татарстанның иң көчле шахматчасы булып танылды. 14 яшьлек шәһәрдәшебез бу титулга Казанда хатын-кызлар арасында узган шахмат турнирында лаек булды. Чаллының шахмат буенча иң көчле тренерларының берсе, ФИДЕ мастеры Рәмзия Самусенко да сынатмады. Ул макталы өченче урынга лаек булды.
-
17 октябрь 2016 - 06:12Күрүдән мәхрүмнәр зарланаЧаллы сукырлары пошаманда: аларга хәрәкәт иткәндә юлны капшап барырга бирелгән махсус ак таяклар бик кыска. Татарстанга кайтарылган шундый мең таякның икейөзе Чаллы инвалидларына бирелгән иде. Бүген шәһәрнең сукырлар җәмгыятендә исәптә 600 кеше тора. Алар аралашу яисә хәрәкәт итү өчен чыгарылган махсус җайланмаларга бик мохтаҗлар. Әйтик, кан басымын үлчәгәндә яки тән...
-
17 октябрь 2016 - 06:08Инспекторларның үзләрен дә күзәтәләрПостта кизү торучы ЮХИДИ инспекторларының эшен хәзер киемнәренә беркетелгән видеокамералар күзәтеп торачак. Мондый җайланмаларның эш принцибы бик гади: видеокамералар инспекторларның эш барышын төшереп бара, шул ук вакытта бу мәгълүматны автоматик рәвештә саклый да.
-
17 октябрь 2016 - 05:57Татарстанда ит сыйфаты тикшергәннәр: нәтиҗә сөенерлекме?Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе даими үткәргән ит продуктларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгы мониторингы республика кулланучылар базарында итнең сыйфаты кимүне күрсәткән.
-
17 октябрь 2016 - 05:52Татарстанда ипотека килешүе төзү очраклары 59 процентка артканРеспублика халкы милек базарында кабат активлык күрсәтә башлаган. Татарстан Росреестр идарәсе мәгълүматларына караганда, быелның гыйнвар-сентябрь аралыгында республикада 75 мең 487 ипотека килешүе төзелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 59 процентка күбрәк. Тугыз ай эчендә төзелгән барлык килешүләрнең 8 меңнән артыгы - социаль ипотека программасы буенча рәсмиләштерелгән.
-
17 октябрь 2016 - 05:17Трамвайда романтик сәяхәтЧаллыда туйларга, туган көннәргә, юбилейларга яки гашыйклар романтик очрашулар өчен трамвайларны арендага ала башлаганнар. Моның өчен сәгатьенә 2000 сум акча түләргә кирәк. Шәһәрнең "Электротранспорт" идарәсендә әйтүләренчә мондый сюрприз ясарга теләүчеләр мөрәҗәгать итә икән. Заказ бирүчеләрнең теләге буенча вагон матур итеп бизәлә. Автокалада яңа трамвай юллары сафка баскач шәһәрне рәхәтләнеп урап...