9 июнь 2017 яңалыклары
-
Элвин Грей ураза тотамы?
Җырчының фанатлары Радик Юльякшинның ураза тоту, тотмавы белән кызыксыналар икән. Ул әле генә хастаханәдән дәваланып чыгуын, организмына көч килмәсен, дип ураза тотмый икән. Авырмаса да Элвин Грей уразага кермәс иде, ди икән аның концертларын оештыручылар, чөнки ул көне-төне юлда, гастрольләрдә йөрү үзе йончыта. Ә ислам дине белгәнебезчә сәфәр кешесенә ураза...
-
Башкортстан бу ялларда Сабантуйга чыга
Бу атнада күрше Башкортстанда Сабантуйлар гөрләячәк. Шимбә көнне район үзәкләрендә, ә инде 11 июньдә авылларда үтәчәк. Уфада Сабан туе белән бергә шәһәр көне 12 июньдә булачак. Башкортлар бу көнне бер юлы өч куянны аталар, уникесе Россия көне дә. Башкортстанда ял көннәрендә +18; +21 градус җылы булачак, әммә яшенле яңгырлар да...
-
Трамвай юлына кереп кысылган
Чаллының Зяб бистәсендә Низаметдинов урамында бер "акыллыбаш" трамвай юлы аша гына машинасында үтмәкче булган. Нәтиҗәдә ул рельcларга төртелеп туктап калган. Алга да артка да китә алмый икән.Шуның аркасында трамвайлар графиктан чыкканнар, кешеләр сәгать буе тукталышларда аптырап басып торганнар. Хулиганны тарттырып чыгарганнар, бу гамәле өчен аңа ЮХИДИ хезмәткәрләре протокол төзегәннәр
-
Кулчатыр сайлыйбыз
Быел җәй кояшлы көннәре белән бик куандырмый. Җырдагыча ияләшкән бер болытлар килә дә ява, килә дә ява. Яңгырдан иң кулай саклану чарасы инде ул зонтлар. Фаразларга караганда, алар әле безгә алдагы берничә ай дәвамында кирәк булырга мөмкин. Өр-яңа зонтигыгыз беренче көчле җилдән үк каерылып күңелегезне төшермәсен дисәгез сыйфатлысын сайлый белергә...
-
Һәлакәт артыннан килгән бәхет (булган хәл)
Сәмига биш ел яратып йөргән егете Саматка кияүгә чыкты. "Ягымлы сүземне, җан җылымны кызганмам, кулымда күтәреп кенә йөртермен" дигән иренең тора-бара бик көнчел булуы ачыкланды. Сәмига авырга узгач, ул чит хатыннар янына йөрүдән дә тайчынмады. Бер-берсен кадерләп, яратышып яшисе урынга, гаиләдә ата-анасының бердәнбер улы булып үскән Самат көннән-көн холыксызлана башлады.
-
Ял көннәрендә җылы булачак, Аллаһ бирсә...
Көн саен яуган яңгырлар үзәккә үтте. Инде халык алда буласы өч көн ялда бераз җылытмасмы, дип өмет итә. Шатланырга урын бар: бүген Чаллыда көндез +18; +20 градус чамасы җылы, 10 июньдә +21;+23 градус җылы булачак, дип вәгъдә бирә синоптиклар. Ә инде 11-12 нче июнь көннәрендә +21дән югарырак җылы булырга мөмкин,...
-
Бәйрәмгә дә барасың, табибларга да күренәсең
11 июньдә Җиңү паркында балалар өчен "Капитошка" бәйрәме оештырыла. Биредә мәдәни чаралардан тыш, педиатор, невролог, аллерголог, хирург һәм башка табиблардан бушлай консультация алырга да була. Шулай ук электрокардиограмма ясау мөмкинлеге дә тудырылачак. Балалар өчен Сабан туе кебек күңелле бәйрәмне башкарма комитет сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә уздыра.
-
Иртән –иртүк янгын
Чаллының Яңа шәһәрдәге 14 бистәсендә янгын. 14/08 йортының икенче подъездында 7 катта балкон яна. Хуҗалар өйдәме юкмы билгесез. Ишек ачмыйлар. Янгын фатирның эчендә үк чыккан булса кирәк куе кара төтен шуны раслый. Йорт тирәсендә янгын сүндерү машиналары , ашыгыч ярдәм бригадалары эшли. Фатирга янгынчылар кран куеп менеп утны сүндерә башладылар....