1 август 2017 яңалыклары
-
1 август 2017 - 13:20Яңа уку елы 1 сентябрьдә башланаАвгуст ахырында, сентябрь башында халыкны озын яллар көтә. 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се - атна ахырындагы ял көннәре. Әммә бу укучыларга кагылмый. 1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы ленейкалар үтә. Шимбә 2 се көнне дә укулар булачак. Мәктәпкә...
-
1 август 2017 - 07:20Тагы юлларны өч көнгә ябаларЮл төзәтү эшләре белән бәйле рәвештә 2,3,4 август көннәрендә автотранспорт хәрәкәте туктатыла. Халыклар Дуслыгы проспекты буенча һәм Раскольников урамыннан Чулман проспектына кадәрге участокта ике юнәлештә дә юл ябык булачак. Шулай ук Чаллы Яр поселыгына керү урыны ябыла. Бу участокта "МУП ПАД"көче белән асфальт җәеләчәк.
-
1 август 2017 - 05:41Венгрия галимнәре Башкортстанда тамырларын эзлиБашкортстанның Бөре районында халыкара археологик казынулар башланды. Бөрегә фәнни экспедиция белән Маҗарстан(Венгерия) галимнәре дә килде. Башкортстан белгечләре белән бергә алар III-VIII гасырга караган иң зур борынгы каберлектә казынулар алып бара. Тарихтан билгеле булуынча, заманында Башкортстан биләмәсендә бу халыкның ата-бабалары яшәгән. Бөре районында каберлекләр барлыгы узган гасыр башында ук билгеле булган....
-
1 август 2017 - 05:32Чаллы кадетлар мәктәбе укучысын асылынырга нәрсә мәҗбүр иткән?Чаллының кадетлар мәктәбендә белем алучы 12 яшьлек малай Минзәлә районы Кановаловка авылында асылынып үлгән. Ул бирегә әбисенә кунакка кайткан булган.Баланың асылынган гәүдәсен сарайда табып алалар. Ул бернинди ди язу калдырмаган. Хәзер фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли.
-
1 август 2017 - 05:13Августа кайнар сусыз калучы бистәләр8 августан 22 енә кадәр җылылык челтәрләрендә төзекләндерү эшләре башкарылганлыктан Автозавод районы торак йортларын кайнар су белән тәэмин итү туктатылып тора. 25, 46, 48, 50,51, 61, 63, 65 комплекслардагы өйләрдә кайнар су 24йортта булмый: :· 22 комплексйортлары, 22/01 "КАМАЗ" мәдәният сарае, 22/02 АТЦ "Олимп", 22/06 ҖЧҖ "Мастер-М", "Оранж-Фитнес" биналарынан тыш;...
-
1 август 2017 - 05:051 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе артаБүгеннән эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта. Бу Россиядә яшәүче 14,3 миллионлап кешегә кагыла. Акчаның арткан өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар. Төгәлрәк әйтсәк, ул эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият түләве һәм...