11 сентябрь 2017 яңалыклары
-
11 сентябрь 2017 - 12:40Мәскәү проспектында җир асты юлларын төзекләндерәләрМәскәү проспектындагы 6 җир асты юлларын төзекләндерү белән быел бер генә оешма шөгыльләнә. Башка елларда алар берничә булган. Шәһәр хакимияте сүзләренә караганда, бу эшнең сыйфатын күпкә яхшырта. Яңартылган җир асты юлларын чаллылылар октябрь азагында күрә алачаклар.
-
11 сентябрь 2017 - 12:19Автокаланың яшь гаиләләренә яңа фатир ачкычларын тапшырдыларТатарстан Республикасының «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү» законыны нигезендә Яр Чаллы шәһәрендә Яшьлек проспектында 12А санлы яңа торак-йорты төзелде. Аны тормышка ашыру уңаеннан республикабыздан матди ярдәм күрсәтелде. Яшь гаиләләр әлеге көнне түземсезлек белән көтеп алды. Алар әлеге йорттан яңа фатир ачкычлары алды.
-
11 сентябрь 2017 - 11:59Россиядән чит илгә авиабилетлар 20 процентка арзанайганЕлның беренче яртысында Россиядән чит илгә авиабилетлар, 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанайган. Бу хакта "Туту.ру" сервисы хәбәр итә, дип җиткерә "Российская газета". Узган җәйге сезонда да чит илгә очу арзанайган булган. Ул чакта якын һәм ерак чит илләргә авиабилетлар бәясе, 2015 ел белән чагыштырганда, 9,2 һәм...
-
11 сентябрь 2017 - 11:53Чаллы кышка әзерләнәЧаллының предприятиеләре кышка әзерләнә башлады. 5 көн дәвамында температура +8 тан ким булса, социаль учреждениеләргә, торак йортлар җылылык бирелә. Автомобиль юллары предприятиесе исә урамнарны кардан чистарту өчен техниканы әзерли. Бүгенге көндә кар җыю техникасы паркы төзәтелгән-яңартылган.
-
11 сентябрь 2017 - 08:08Сак булыгыз: грипп киләСоңгы вакытта шәһәрдәшләребез арасында салкын тиеп авыручылар саны артты. Күпләребез аны гадәттәгечә, эштә, аяк өсте үткәрә. Әмма табиблар сәламәтлеккә игътибарлырак булырга, авыраганда табибларга мөрәҗәгать итәргә кушалар, чөнки гриппның кеше өчен катлаулы формасы эләгергә мөмкин икән. Быел гриппның "Гонконг", "Брисбен" һәм "Мичиган" дигән төрләре булачак ди.
-
11 сентябрь 2017 - 05:36Чалыда көзге ярминкәләр башлана16 сентябрьдән Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар атнанвд шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 24 декабрьгә кадәр үткәреләчәк. Бу хакта бүген дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Сәүдә урыннары, гадәттәгечә, Ш. Усманов урамында, Г. Камал бульварында һәс ГЭС бистәсендә "Төзүчеләр" стадионы янында эшләячәк. Елдагыча Чаллыда каз ярмтнкәләрен оештыру да күздә тотыла. Алар...
-
11 сентябрь 2017 - 05:09Чаллыда барлык йортларда да шәхси җылылык пунктлары урнаштырылдыХззер шәһәребезнең барлык күпфатирлы йотрларында да җылылык автомат рәвештә көйләнә. Бу хакта бүген хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов белдерде. "Бу Чаллы өчен зур казаныш. Әле Россиякүләмендә дә мондый шәһәрләр бары берничә. Казанда, мисал өчен, бу юнәлештә эшләр әле башлана гына", -...