Шəhри Чаллы

12 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 12 сентябрь 2017 - 13:39
    Чаллы театры яңа сезонын ача
    Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа сезонны ачарга җыеналар. Ул 6 октябрьдә 18 сәгатьтә Булат Сәләхов балладасы буенча куелган "Яратылмый калган ярлар" спектакле белән ачыла. Әлеге тетрәндергеч спектакльдә өлкән буын артистлары белән беррәттән талантлы яшьләр дә уйный.
    705
    0
    0
  • 12 сентябрь 2017 - 13:18
    Чаллыда тагын бер зур мәктәп төзелә
    Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә төзүчеләр алдына шундый бурыч куйды. Мәләкәс аръягындагы яңа мәктәп 2018 елның 1 сентябрендә файдалануга тапшырылырга тиеш. Әлеге микрорайон көннән-көн үсә. Узган ел биредә яңа балалар бакчасын ачкан идек. Хәзер мәктәпкә ихтыяҗ туды.
    743
    0
    0
  • 12 сентябрь 2017 - 13:16
    Чаллыда иң яхшы селфи бәйгесе бара
    Чаллыда шәһәр китапханәләре стеллажлары фондында иң яхшы селфига Libselfie бәйгесе үтә. Аны Үзәк китапханә яшьләрне китапханәгә тарту максатыннан шундый бәйге игълан иткән. Libselfie бәйгесе китапханә бинасы яисә китап киштәләре янында китапханәчеләр белән берлектә фотопортрет эшләүне тәкъдим итә.
    697
    0
    0
  • 12 сентябрь 2017 - 13:13
    Пенсияләрнең кимүе көтелә
    Россия Икътисади үсеш министлыгы Хөкүмәт макрофаразлауларыннан чыгып, пенсияләрнең кыскаруын көтә. Документтагы мәгълүматларның дөреслеген ике федераль түрә раслаган. 2018 елда пенсия 0,7 процентка, 2019-2020 елларда 0,6 процентка кыскарачак.
    720
    0
    0
  • 12 сентябрь 2017 - 13:08
    В России резко повысят штраф за непропуск пешеходов на "зебре"
    В Правительстве РФ бурно обсуждается вопрос об ужесточении наказания за непропуск пешеходов на пешеходных переходах. Борьба за безопасность пешеходов может привести и к тому, что фиксацию этого нарушения передоверят фотокамерам. Недавний законопроект МВД, которым предусматривалось введение штрафной "вилки" в диапазоне от 1,5 до 2,5 тыс руб. вместо нынешнего фиксированного штрафа...
    652
    0
    0
  • 12 сентябрь 2017 - 11:25
    «Дәүләт хезмәтләре» сайты белән кулланучы һәр кешегә төрле хезмәтләр өчен ташламалар каралган.
    Сайт аша 30% ташлама белән дәүләт түләүләрен түләргә мөмкин. Дәүләт түләүләре арасыннан: машина йөртү таныклыгын, автомобильне теркәү, никахны теркәү яки аерылышу турында гариза бирү, чит ил паспортының иске үрнәген яңага алыштырган да һәм РФ гражданинының паспортын алган очракларда кулланырга бик уңайлы. Мәсәлән, никах теркәү өчен 350 сум түләргә кирәк, ә...
    770
    0
    0
  • 12 сентябрь 2017 - 10:59
    Хаҗиларны мөфти каршы алды
    Бүген изге сәфәрдән беренче төркем хаҗилары 9 cентбярь төнге 00:50 сәгатьтә Казанга төште. Хаҗиларны каршы алырга аларның туганнары, дуслары һәм журналистлар килгән иде. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә хаҗиларны каршы алды. - Бу безнең гадәткә кертелгән: беренче төркемне озатабыз һәм каршы алабыз. Хәдисләрдә дә хаҗиларны каршылап, алардан...
    735
    0
    0
Реклама