Шəhри Чаллы

14 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 14 сентябрь 2017 - 10:03
    Һава торышы куандыра
    Та­тар­стан­да җы­лы һа­ва то­ры­шы, ким ди­гән­дә, си­шәм­бе­гә ка­дәр сак­ла­на­чак. Бу хак­та КФУ­ның Ме­те­о­ро­ло­гия, кли­ма­то­ло­гия һәм эко­ло­гия ат­мос­фе­ра­сы ка­фед­ра­сы җи­тәк­че­се, про­фес­сор Юрий Пе­ре­ве­ден­цев җит­ке­рә. Юрий Пе­ре­ве­ден­цев сүз­лә­рен­чә, әле­ге җы­лы һа­ва то­ры­шын шарт­лы­ча гы­на "әби­ләр чу­а­гы" дип атар­га бу­ла.
    863
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 09:58
    Җәйге Олимпия уеннарының кайда үткәреләчәге билгеле булды
    2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән Татар информ хәбәр итә.
    716
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 09:50
    Чаллы ИТ-паркында беренче региональ экологик форум үтте
    Анда барлыгы 300 гә якын кеше катнашты. Алар арасыннан Яр Чаллы, Мамадыш, Алабуга, Минзәлә, Агрыз, Тукай, Менделеевск һәм Актаныш районнарыннан мәгариф һәм төрле оешма вәкилләре бар иде. Форум барышында, балаларда экологиягә карата, тәрбияви мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Шулай ук катнашучылар яңа проектлар белән таныша алдылар. Мәсәлән, алар игътибарына күчмә экологик...
    734
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 09:49
    Чаллы эшмәкәрләрен Казанга чакыралар
    Чаллы шәһәрендә яшәүче эшмәкәрләрне Казанда узучы Татарстан Республикасы IT-кластер конференциясендә катнашырга чакыралар. Ул 21 нче - 22 нче сентябрьдә Казан шәһәренең «Корстон» кунакханә комплексында үтәчәк.
    742
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 09:46
    Өчъяклы килешү төзелде
    14 сентябрьдә башкалабыз Казанда Россия-Кытай арасындагы үзара хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы булды. Анда Россия сәүдә-сәнәгать министры Денис Манстуров та катнашты. Соңгы вакытларда Россия белән Кытай арасында икътисадый багланышлар ныгый. Татарстан бу өлкәдә дә алдынгы.
    753
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 07:48
    Дмитрий Медведев яңа КАМАЗ машинасын карады
    Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Импортозамещение" өченче халыкара күргәзмәсе кысаларында КАМАЗ машинасының яңа моделенең кабинасын карады. К5 модельдәге кабиналы йөк машиналары автогигантта 2019 елда серияләп җитештерә башлыйлар. Премьер-министр автогигантта җитештерелә торган автобус белән дә танышты.
    710
    0
    0
Реклама