23 сентябрь 2017 яңалыклары
-
23 сентябрь 2017 - 15:54“Татфондбанк”тан зыян күрүчеләргә акчаларны кайтару көне билгеле булды"Татфондбанк" белән бәйле вәзгыятьтән соң, вакытлыча администрация клиентларның банкларга карата таләпләрен ачыклау өчен аларны кредиторларның таләпләре реестрына исәпкә куйган иде. Бу процесс төгәлләнде.
-
23 сентябрь 2017 - 15:45Гөлсирин Абдуллина егете белән таныштырдыЯшь җырчы Гөлсирин Абдуллина күптән түгел бер егет белән фото куеп: "Бик күпләр: "Кайчан кияүгә чыгасың?" - дип сорыйлар. Җавапны бары тик ул белә", - дип язган. Егет - рус эстрадасы йолдызы, Алексеев псевдонимы астында җырлаучы - Никита Алексеев. Халыкка "шок" булды бу!
-
23 сентябрь 2017 - 15:38Чаллы мәчетләрендә яңа уку елына әзерлек бараМәчетләрдә яңа уку елына әзерлек бара. 21 сентябрьдә Чаллының "Туфан" мәчетендә якшәмбе дәресләре мөгаллим һәм мөгаллимәләренең шул уңайдан киңәшмәсе узды. Анда 15 укытучы катнашты. Киңәшмә барышында укыту расписаниесе билгеләнде, уку-укытуның нәтиҗәсен күтәрү буенча фикер алышынды.
-
23 сентябрь 2017 - 15:30Галимнәр ВИЧны 99 процентка үтерүче антитәнчекләр булдырганАмерика галимнәре ВИЧ-инфекциясен башлангыч чорда юк итәргә сәләтле биоантитәнчекләр булдырган. Әлеге ачышны АКШ Милли сәламәтлек саклау институты һәм Sanofi фармацевтика компаниясе ясаган, дип яза Science журналы.
-
23 сентябрь 2017 - 15:25Чаллыда караклар пенсионерның 113 мең сум акчасын урлаган64 яшьлек хатын-кызга 25 августта үзен республика банкының берсендә эшләүче итеп таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Ир-ат аңа пенсиясен кабаттан исәпләү турында хәбәр иткән һәм аннан банк картасының реквизитларын сораган.
-
23 сентябрь 2017 - 15:18Филармониядә тамашачылар Хәния Фәрхине искә алаБу минутларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә концерт бара. Искәртеп үтик, мәшһүр җырчы 2017 елның 27 нче июлендә йөрәк өянәгеннән арабыздан китеп барды. Хәния Фәрхи соңгы концертлары белән май азагында Филармониядә чыгыш ясаган иде. Бүгенге концерт та аның 30 нчы май...