Халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителер
Шәһәрнең мәгариф һәм мәдәният оешмаларында халык белән очрашулар дәвам итә. Мәләкәс аръягындагы яңа мәктәптә узган очрашуда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Марсель Мингалимов һәм башкалар катнашты. Җитәкчеләрнең чыгышын тыңлаганнан соң, бистә халкы үзләрен борчыган сорауларны да бирде. Алар төрле өлкәләргә кагыла иде.