Полиграф турында бөтен дөреслек
Полиграф (ялган детекторы) - аерым методика нигезендә кулланыла торган ярсыткычларга (сораулар, предметлар, картинкалар) карата кешенең психофизиологик реакциясен «язып» бара торган прибор. Организмдагы үзгәреш датчиклар ярдәмендә теркәлә, аннан соң дулкынлы сызыклар сыйфатында компьютер экранында чагыла. Әлеге сызыкларның мәгънәсен соңыннан полиграфология белгече ачыклый. Полиграф, кагыйдә буларак, эре фирмаларда һәм банк учреждениеләрендә топ-менеджер...