Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Cтипендиядән дә түлисең...

"Адвокат киңәше" рубрикасына килгән чираттагы сорауга Яр Чаллы шәһәренең Адвокатлар коллегиясе рәисе Марат Рөстәм улы Исламов җавап бирә. Сорау. Мин йортны саткан акчадан алимент түләтә аламмы? Һәм әлеге мөмкинлекне ничек итеп тормышка ашырырга? 2004 елда без ирем белән аерылыштык һәм йортны тигез итеп бүлештек. Ул миңа алиментны вакытында түләп бара....

"Адвокат киңәше" рубрикасына килгән чираттагы сорауга Яр Чаллы шәһәренең Адвокатлар коллегиясе рәисе Марат Рөстәм улы Исламов җавап бирә.

Сорау. Мин йортны саткан акчадан алимент түләтә аламмы? Һәм әлеге мөмкинлекне ничек итеп тормышка ашырырга? 2004 елда без ирем белән аерылыштык һәм йортны тигез итеп бүлештек. Ул миңа алиментны вакытында түләп бара. Ләкин 2006 елда йортның үзенә тигән өлешен сатты. Мине әлеге акчалардан алимент түләтү мөмкинлеге кызыксындыра.

Җавап. Алимент түләтү тиешле хезмәт хакы төрләре һәм башка керем чыганаклары кергән исемлек нигезендә башкарыла. РФ хөкүмәтенең 1996 елның 18 июлендә гамәлгә кергән "Балигъ булмаган балаларга алимент түләтелергә тиешле хезмәт хакы төрләре һәм башка керем чыганаклары исемлеге турында"гы 841нче карарында алимент түләтелергә тиешле керем чыганакларының төгәл исемлеге бирелгән. Әйтик, балигъ булмаган балаларга алимент барлык төр хезмәт хакларыннан да (акчалата бүләк, башкарылган эшкә түләү), шулай ук төп эш урынынынан, башка урында алган өстәмә түләүләрдән алып калына. Әти-әниләргә түләнә торган әлеге суммалар акчалата да (сумнарда яки чит ил валютасында), натуралата да бирелергә мөмкин. Шул исәптән:

- массакүләм мәгълүмат чараларында һәм сәнгать оешмаларында штатта торучы хезмәткәрләргә язылган гонорарлардан, шулай ук автор хезмәтен бәяли торган ставкалар буенча каралган хезмәт хакларыннан;

- сыйныф җитәкчесе функцияләрен башкарган өчен дәүләт һәм муниципаль белем учреждениеләре педагогларына түләнә торган суммалардан;

- хезмәткә түләү системасында каралган премияләрдән һәм түләүләрдән алына.

Алимент түбәндәге түләүләрдән алына:

- ай саен артып торган суммаларны, аерым категорияләргә өстәлгән процентларны исәпкә алу шарты белән - барлык төр пенсия түләүләреннән (Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары чаралары исәбеннән караучысын югалту сәбәпле билгеләнгән пенсияне алучылардан тыш);

- башлангыч, урта һәм югары һөнәр белем учреждениеләрендә укучы студентларга, югары һөнәри белем бирү һәм фәнни тикшеренү учреждениеләрендә, дини белем бирү йортларында укучыларга түләнә торган стипендияләрдән;

- мөлкәтне арендага биргән өчен түләнгән суммалардан;

- акцияләрдән кергән акчалардан һәм оешмаларның мөлкәте белән идарә итүдә катнашудан алынган керемнәрдән (дивидендлар, өлешле пайлардан кергән түләүләрдән).

Төзәтү эшләренә хөкем ителгәннәрдән алимент, башкарма документлар буенча хөкем карары яки суд карары нигезендә исәпләнгән чыгымнардан кала, төп хезмәт хакыннан алына. Төзәтү колонияләрендә, колония-поселениеләрдә, төрмәләрдә, тәрбияләү колонияләрендә җәза үтәүчеләрдән, шулай ук психиатрия диспансерларының наркология бүлекләрендә һәм стационар дәвалау учреждениеләрендә исәптә торучы затлардан алимент, аларны әлеге учреждениеләрдә яшәткән өчен тотылган чыгымнардан кала, төп хезмәт хакыннан һәм башка керемнәрдән тотып калына.

Ә менә йорт саткан акчадан алимент түләтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев